Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә. Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү - ул Пенсия фондының иң еш сорала торган хезмәт күрсәтүләреннән берсе. Бу документны алу өчен күпчелек очракта гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына килеп мөрәҗәгать итә. Әмма моның өчен фондка килү мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе һәм расланган исәп язуы булу җитә. Пенсия төре һәм күләме (детализация белән) һәм билгеләнгән социаль түләүләр турында белешмәне дистанцион рәвештә алу өчен, Россия Пенсия фонды сайтында яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында "Шәхси кабинет"ка керергә кирәк. Белешмә Пенсия фонды төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланачак. Гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында раслаган исәп язуы булмаган очракта белешмә алу өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрә
Татарстанлылар пенсия күләме турында белешмәне читтән торып сората алалар
9 марта 20229 мар 2022
6
1 мин