Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан, «Шатлык» балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә “Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” бәйрәме үткәрелде. Күркәм чарада балалар һәм әти-әниләр теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар, төрле ярышлар, мавыктыргыч сораулар белән үрелеп барды. Соңыннан балалар әти-әниләрен үз куллары белән ясаган бүләкләр белән сөендерделәр. Күркәм чарадан барысы да канәгать калды. Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үзләренең тырыш, уңган, булган, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар.
«Шатлык» балалар бакчасында “Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” бәйрәме үтте
5 марта 20225 мар 2022
38
~1 мин