Кулларына гармун алып, күңелләрне моңда йөздергән гүзәл затларыбыз бик сирәк. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбенең баян сыйныфы укытучысы Райлә Газиз кызы Фатыйхова инде 41 ел укучыларын моң серләренә төшендерә. Райлә ханым берничә буын баянчылар әзерләп, бөтен гомерен мәдәният-сәнгатькә багышлаган, күңеле тулы моң хәзинәсен укучыларына күчерә белгән тәҗрибәле мөгаллимә. 1980 елдан – Саба сәнгать мәктәбендә эшкә килгән көннән баян сыйныфында 200дән артык укучы белем алган. Бүген алар арасында профессиональ сәнгать осталары да, остазларының эшен дәвам итүчеләр дә, төрле җаваплы вазифалар башкаручылар, кыскасы, төрле хезмәт ияләре бар. Иң мөһиме – тормышта һәрберсе үз урыннарын табып, укытучыларының ышанычларын аклап яшиләр. Инде беренче чыгарылышына 38 ел узса да, Райлә Газиз кызы һәрберсен күңелендә кадерләп саклый. "Алар миңа үз баламдай якын. Бөтенесенең холык-фигылен дә, әти-әниләрен дә яхшы хәтерлим. Һәрбер чыгарылышны озаткан саен тормышның бер өле