Без каратэ турында беренче тапкыр кинофильмнардан карап белгән буын. Әле 1980 елларда да япон хәрби сәнгате төрен өйрәтүне һәм куллануны закон тыйган була. Хәзер исә авыл районнарында да каратэ секцияләренә йөрүчеләр саны арта. Әти-әниләр курыкмыйча балаларын япон хәрби сәнгатенә бирә. Ә узган якшәмбедә без Саба спорткомплексында беренче тапкыр каратэнең барлык стильләре буенча үткәрелгән Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге тамашачысы булдык. Турнирны Россия студентларының каратэ федерациясе” җәмәгать оешмасы Казан бүлекчәсе һәм “Тезука” спорт клубы оештырды. “Ярышка 6 яшьтән алып, өлкәннәр дә килде. Илнур Кәримов, Тимур Сабитов һәм башка Россия чемпионнары, призерлары – барысы 150дән артык кеше катнашты. Каратэның кагыйдәләре катлаулы, келәмдә ярыш барышын дүрт судья күзәтә. Аркага һәм башка кул белән сугарга ярамый. Аяк белән тибү исә шактый авыр һәм аннан саклану да җиңел. Кагыйдәләр җәрәхәтләрдән сакланырга ярдәм итә. Каратэ балаларда ихтыяр көче, үзеңә ышаныч тәр