Динмөхәммәтова Разия Динмөхәммәт кызы 1932 нче елның 3 мартында Татар Икшермәсе авылында дүрт балалы гаиләдә үсә. 1939 нчы елда беренче сыйныфка укырга керә. Мөмкинчелеге булмау сәбәпле, ул бары тик дүрт класс белем белән кала. 1941 елда әтиләре сугышка китә. Йорттагы бар хезмәт әнисе һәм балаларга кала. 10 яшьтә әнисе белән беррәттән хуҗалыкта эшли башлый. Иң өлкән бала булгач барлык эш тә Разия апа җилкәсенә төшә. Разия апа колхозда атлар карый, сарык фермасында эшли, басуны кул белән чүптән арындыра, урагын ура, печәнен дә чаба. Нинди авыр эш бар, барысын да башкара кыз бала. Чордашлары кебек аның да гомере хезмәттә уза. Иптәшләреннән калмыйча бүлеп бирелгән чөгендерне дә эшкәртә. Кырда бәрәңге казый, чүпли, ындыр табагында ашлыгын җилгәрә. Хезмәт белән үрелгән гомер йомгак кебек тәгәри дә тәгәри. Гомерен хезмәттә үткәргән Разия апа бер генә дә тик утырырга яратмый, оеклар бәйли, гөлләр үстерә, кирәк икән күлмәген, алъяпкычын кисеп тегә, тәмле итеп ризыклар пешерә, мал-туарын карый.
Динмөхәммәтова Разия Динмөхәммәт кызына Владимир Путинның котлавы тапшырылды
3 марта 20223 мар 2022
3
1 мин