Февраль аенда районыбызның 12 өлкән кешесе 90 яшен каршылады. Шушы уңайдан юбилярлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар. Александрова Ольга Николаевна сугыш чоры авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән кеше. Шәмәрдәндә ОРС системасында эшләп лаеклы ялга чыга. Ире вафат, үзе генә яши. Нәфисә Габдулла кызы Садыйкова Сатыш авылында дөньяга килә. Балачагын сугыш урлый, Сатыш мәктәбендә 4 сыйныф кына белем алырга туры килә. Яшьтән колхозда эшли башлый. 1955 елда Миннехан Садыйков белән тормыш коралар. Төрле эшләрдә тырышып хезмәт куеп, 1987 елда лаеклы ялга чыга. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, ире иртә вафат була. Хәзерге вакытта Нәфисә апаның 5 оныгы 11 оныкчыгы бар. Һәрберcенә хәер-дога кылып, улы Мөхәмәтнур гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Харис Юныс улы Юнысов Татар Икшермәсе авылында туган. Иске Икшермә урта мәктәбендә алты сыйныфны тәмамлагач, колхозда терлекчелектә эшли башлый. 1951-1953 елларда Украинада хәрби хе