Кич белән кино караганда, дуслар белән җыелгач кетердәтергә, эч эзләнгән вакытта сыйланып аласы килә инде ул... Кибетнеке белән зарарланмыйча, үзегез әзерләп карагыз әле.
Сезгә тиз әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез!
Чипсылар ясау өчен кирәк булачак:
• 2-4 уртача бәрәңге;
• тоз, борыч, тәмләткечләр (паприка, кипкән үләннәр);
• үсемлек мае (теләсәгез);
• пергамент кәгазе.
Бәрәңгенең кабыгын чистартыгыз һәм вак кисәкләргә бүлегез. Крахмалы чыксын өчен, 5-7 минутка читкә алып куегыз. Шуннан соң суын агызыгыз һәм бәрәңге кисәкләрен тагын бер кат корытып, сөртеп алыгыз. Әзер кисәкләрне пергамент җәелгән табага берәмләп, араларында әз генә урын калдырып тезегез һәм өстенә тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр һәм үсемлек мае сибегез. Алдан кыздырылган духовкага 15-20 минутка тыгып алыгыз.
Булды! Менә дигән тәмле ризык әзер!