Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалары тикшерелде, механизаторларда тиешле категория булу-булмавы, үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү таныклыклары тикшерелде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде. 80 берәмлектән торган техника техник карауны уңышлы узды.
"Игенче" җәмгыятендә тракторларга, тагылмаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды
14 марта 202214 мар 2022
2
~1 мин