Аның шигырьләре Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «1392т» шифры белән саклана торган, ХIХ гасыр ахырына нисбәтле кулъязма дәфтәргә теркәлгән. Бу дәфтәр Казан шәһәрендәге «Мәрҗани» мәчетеннән 1996 елның 26 мартында алынган иде.
Шигъри җыентыкның 1б кәгазендә «Мин тәхрирател-остазина мулла Мөхәммәдхаррас ибне мулла Фәхреддин әл-Каратайи» (ягъни, «остазыбыз мулла Мөхәммәтхаррас мулла Фәхреддин улы Каратайи әсәрләреннән») һәм шигырьләр алдында «Китабе әнисел-гариб» дигән гомуми исеме күрсәтелгән. Моннан аңлашылуынча, әлеге шигырьләр Мөхәммәтхаррас Каратайи иҗат иткән һәм аның «Китабе әнисел-гариб» дип аталган җыентыгыннан күчерелгән. «Әнисел-гариб» гыйбарәсен «якын суфи дустым» яки «илаһи гашыйк якын иптәшем» дияргә мөмкин. Элекке суфилар (илаһи гашыйклар) кешеләрне «гариб» дип йөрткәннәр. Ягъни, адәм балалары бу дөньяда горбәттә (ялгыз, ватаннан аерылып) калганнар, чөнки төп ватаннары Аллаһы Тәгалә янында. Каратайиның үз җыентыгын шулай исемләве гаҗәп түгел, чөнки шигырьләрендә суфичылыкның махсус терминнары күп кулланылган. Әмма, суфичылык шигъриятеннән аермалы буларак, Аллаһка илаһи гашыйклык урынына, ул күбесенчә дөньяви чибәрләргә, гүзәл каләмкашларга мәхәббәт белдергән.
Мөхәммәтхаррас Каратайи җыентыгындагы 37 шигырьнең берничәсе чып-чын суфичылык иҗаты үрнәге дип аңлашылса, калган күпчелеге дөньяви мәхәббәт, гашыйк иткән җанашларның гүзәллеген тасвирлауга һәм гыйшык утында янучының күңел сагышларына багышланган.
Кулъязманың 1а кәгазендә аны күчергән кеше – Мөхәммәтхаррас Каратайиның шәкертләреннән Мөхсин бине мулла Габделгали әл-Бәйрәкәви исеме язылган.
Искиткеч нәзакәтле шигырьләр иҗат иткән Мөхәммәтхаррас мулла Фәхретдин улы Каратайиның шәхесен ачыклауга ирештек, шөкер. Ул хәзерге Лениногорск районындагы Зәй-Каратай авылында дөньяга килгән. Аның әтисе Фәхретдин Корбангали улы шул авылда 1849 елдан имам булып торган, мәдрәсә оештырган, суфичылык белән шөгыльләнеп, ишанлык дәрәҗәсенә ирешкән, Чистайда мөридләр тәрбияләгән. 1899 елда вафат булган шәех Фәхретдин Корбангали улының кабер ташы Чистай шәһәренең мөселман зиратында хәзергәчә сакланган.
Мөхәммәтхаррас хәзрәт Зәй-Каратайда 1887 елдан имамлык иткән. Зәй-Каратай авылы тарихына багышланган китапта аның турында мондый мәгълүмат бирелгән: «Фәхретдин хәзрәтнең икенче улы Харрас (1861–1930 еллар) әтисе васыятен үтәп, Зәй-Каратай авылында имам вазыйфаларын башкарганнан соң, Кәрәкәшле авылында (Ютазы районы) мулла булып эшли башлый. Нәкъ шушы авылда эшләгән дәвердә аның бертуган апасы Гайшә ике бала (Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар) белән тол кала. Гайшә Зәй-Каратай авылының атаклы мөәзине Туйкин Әхмәткәримнең (ул 1880 елда Төркиянең Истанбул шәһәренә күчеп китәргә ниятләп, юлга чыга. Юлда авырып китеп, яңадан борылып кайта һәм шул авырудан терелә алмый, вафат була) икенче хатыны була. Харрас мулла бу ике ятим балага зур ярдәм күрсәтә. Җиде яшьлек Фазылга башлангыч белемне ул үзе бирә. Тирә-якта шөһрәт казанган Бәйрәкә мәдрәсәсендә укытканнан соң, аны белем эстәргә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә җибәрә. Кызганычка каршы, Харрас мулланы узган гасырның 30 нчы елларындагы репрессиянең шомлы дулкыны бу якты дөньядан алып китә».
Нахакка гаепләнеп, совет дәүләтенең рәхимсез репрессиясенә дучар булганнар исемлегендә Кәрәкәшле авылының мулласы Фәхриев Харрас Фәхретдин улы да язылган. Ул 1930 елның 5 мартында кулга алынган, 58 нче маддә буенча хөкем ителеп, гаиләсе (хатыны һәм 5 баласы) белән 5 елга Төньяк крайга сөрелгән. 1990 елның 21 мартында акланган.
Харрас хәзрәт әтисе исеменең кыскартылган рәвешендәге Фәхриев фамилиясе белән бертуган Туйкиннарга багышланган китапта да телгә алынган. Китапның фоторәсемнәр тупламында Харрас хәзрәтнең фоторәсеме басылган.
Мөхәммәтхаррас Каратайи шигырьләреннән аның төрки-татар телләрендә күп гасырлар дәвамында иҗат ителгән һәм укылган суфичылык әдәбиятын тирәнтен белгән әдип икәнлеге күренеп тора. Әсәрләрендә Физули шигырьләренә охшаш урыннар да бар.
Каратайи шигырьләренең күпчелеге, безнең фаразыбызча, 1880 нче елларда иҗат ителгән. Традицион суфичылык әсәрләренә хас булганча, шигырьләренең теле шактый үзенчәлекле һәм автор гарәп-фарсы алынмаларын күп кулланган. Шулай да, арада җиңел аңлаешлы строфалары да бар, мәсәлән:
Сәне күргәч китде җөмлә дәрманым,
Йөзләреңдән пәрдәңне күтәр, җаным?!
Шигъри төзелешләре һәм калыплары, ритмик һәм аһәң үзенчәлекләре ягыннан Мөхәммәтхаррас Каратайи шигырьләре аеруча сокландыргыч. Һәрхәлдә, ХIХ гасырдагы бай иҗатлы әдипләрдән Һибәтулла Каргалый һәм гыйшык темасына күп язган Габделҗәббар Кандалый кебек үк, мәхәббәтле әсәрләр язган бу шәхеснең язма мирасы махсус өйрәнүгә лаек.
Шагыйрьлеге моңарчы билгеле булмаган бу мулланың әсәрләре күчерелгән дәфтәрдә барлыгы 37 шигыре тупланган, шулардан беразы гына бу җыентыкта бирелде. Авторның чибәрлекне данлаудагы чагыштырулары искиткеч бай, мәсәлән:
Сауте былбыли сабаха
Сүзләрең биңзәр, җаным!
Кәүкәбе нәҗмес-сабаха
Күзләрең биңзәр, җаным!
Дәүре хөснеңдән, әйа, җан,
Ай-у-Көн гаҗиз калыр!
Җәннәт эчрә биңзәшеңи
Күрмәде күзләр, җаным!
(Таң былбылы тавышына
Сүзләрең охшый, җаным!
Күктәге таң йолдызына
Күзләрең охшый, җаным!
Синең чибәрлектән, и, җан,
Ай-Кояш гаҗиз калыр!
Җәннәттә синең охшашны
Күрмәде күзләр, җаным!)
Бу шигырьнең икенче дүртьюллыгындагы сүзләре белән М.Каратайи, гүя, Габделҗәббар Кандалыйның «Илля улыр оҗмах эчрә хурлар аның биңзәше» дигәненә «охшашы җәннәттә дә юк» дип җавап биргән.
Каратайиның шигырьләре бер темага язылганга күрә, аларда бер төрле һәм охшаш сүзләр һәм сыйфатлаулар кабатланган булуы табигый. Шигырьләрендә рефреннар, эчке рифмалар, бай чагыштырулар һәм нәзакәтле тасвирлар күп.
Аның шигырьләрендәгечә «дәрд-дәва» мәсьәләсе борынгы әдипләр иҗатыннан ук килә. Мәсәлән, Мәшрәбнең «Бакырган» китабында басылган бер шигырендә мондый юллар бар:
Йөреб сорсам табибләрдин:
«Бу дәрдемгә дәва бармы?»
Табиб әйтер ки: «Әй, надан!
Бу дәрдең бидәва!» – дирләр.
ХVII гасыр татар шагыйре Мәүла Колыйның да дәрд-дәва һәм табиб сүзләре белән тасвирланган илаһи эчтәлекле хикмәте бар.
Каратайиның башка шигырьләрендә дә урта гасырлардагы суфичылык әдәбияты тәэсире, «Бакырган» китабында әсәрләре басылган бүтән авторларның, ХIХ гасырда яшәп иҗат иткән Каргалы әдипләренең, Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый кебек нәфасәт осталарының йогынтысы ачык күренә.
Кайбер шигырьләренең строфа ахырларындагы рәдифләр (мәсәлән, «җаный» сүзе) янәшәсендә юллары үзара рифмалашкан сүзләр буларак та кулланылган (текстта курсив белән күрсәттек):
Күзләрең фетнәсе кертер
Дөзәхә заһидлари!
Бу җиһанда мәдхеңә чөн
Йитмәде сүзләр, җаным!
Гөл кеби хәндан улан
Йөзләреңи бер күрмәгә
Аглады кан, зар идүбән
Нәчәдер күзләр, җаным!
Мөхәммәтхаррас Фәхретдин улы Каратайиның шигырьләреннән аның гаҗәеп лирик җанлы, нәфис сүзгә искиткеч сәләтле оста булганы күренеп тора.
Кулъязма җыентыкта шигырьләренең аерым исемнәре күрсәтелмәгән. Мондагы атамалары безнең тарафтан куелды.
***
Мөхәммәтхаррас Каратайиның шигырьләре хәзерге замангача сакланып калуына сәбәпче булган шәкерте Мөхсин Габделгали улы Бәйрәкәви, төрле чыганаклардан аныклавыбызча, Бәйрәкә авылында ХХ гасыр башында һәм совет чорының башлангыч елларында хезмәт иткән муллаларның берсе булган. Ул данлыклы мәгърифәт үзәкләреннән берсе – Бәйрәкә авылының мәшһүр имамнары нәселе Гобәйдуллиннар токымы вәкиле. Бәйрәкәдә мөдәррис һәм имамлык иткән Гобәйдулла – Мөхсиннең бабасы (әтисе Габделгалинең әтисе). Әлеге нәсел турында Р.Фәхретдин хезмәтендә язылган, Мөхсиннең дә исеме телгә алынган. Габделгали хәзрәт һәм нәселләре турында соңгы чорда тулырак мәгълүматлар да чыкты.
Мөхсин Габделгали улы Гобәйдуллин (1870–1930) Чистай һәм Түнтәр мәдрәсәләрендә белем алган, Истанбулда да укыган, 1897 елдан Бәйрәкә авылының өченче мәчете имамы итеп билгеләнгән. Бертуган энесе Мәсгуд тә шул ук мәхәлләгә 1902 елда икенче имам вазыйфасына тәгаенләнгән. Шушы ике бертуган Бәйрәкә авылының данлыклы «Гобәйдия» мәдрәсәсендә укучыларны тәрбияләүгә зур көч куйганнар.
Мөхсин хәзрәтнең барлыгы 12 баласы (сигез улы, дүрт кызы) булган. Рәхимсез хакимият тарафыннан ул 1929 елда төньякка сөрелгән, анда урман кисеп, 1930 елда һәлак булган. Тик реабилитацияләнүе турындагы мәгълүматны беркайда да тапмадык. Аның нәсел дәвамчылары турындагы мәгълүматны Бәйрәкә авылы тарихына багышланган китапта (Казан, 2020) табарга мөмкин (171–173 битләр).
Энесе Мәсгуднең оныгы (улы Әсгадьнең кызы) – дөнья күләмендә танылган композитор Софья Гобәйдуллина.
Җөда улдым висалидан
Башым чыкмас бу заридан,
У дилбәрнең азаридан,
Идәрдем пус гыйзаридан,
Җөда улдым висалидан.
Кичә-көндез карар кыйлмай,
Һәмишә агларам зар-зар,
Нәләр идим икән, әй, яр?!
Җөда улдым висалидан.
Күзем кан-яшь илә тулмыш,
Йөрәгем дәрде чук улмыш,
Йөзем гыйшык удилә сулмыш,
Җөда улдым висалидан.
У дилбәр дәрдилә гомрем
Кичердем бән нәчә еллар,
Дәрига, аһ, ахыр дәмдә
Җөда улдым висалидан.
Куеб [ки] хакьне йөземә,
Чигәрәм сөрмә йөземә,
Вирерәм җанымы үзеңә,
Җөда улдым висалидан.
Әлеми баглайуб мөхкәм,
Дәхи тез[ем]не чүгеб һәм
Идәрәм хезмәте мәрһәм,
Җөда улдым висалидан.
Хәзерге татар әдәби теленә күчермәсе:
Мәхрүм булдым кавышудан
Башым чыкмас бу зарымнан,
Ул чибәрнең сагышыннан,
Үбәр идем чигәсеннән,
Мәхрүм булдым кавышудан.
Кичә-көндез түзә алмый,
Һаман да елыймын зар-зар,
Ниләр кылыйм икән, әй, яр?!
Мәхрүм булдым кавышудан.
Күзем кан-яшь илә тулды,
Йөрәгем сызлавы артты,
Гыйшык утыннан йөз сулды,
Мәхрүм булдым кавышудан.
Аның сагышыннан гомерем
Кичердем мин күпме еллар,
Үкенеч, ахыр сулышта
Мәхрүм булдым кавышудан.
Куеп ки хакьне йөземә,
Сөртер идем лә йөземә,
Бирермен җаным үзеңә,
Мәхрүм булдым кавышудан.
Кулларымны бик нык баглап,
Янә тезләремне чүгеп
Яраны дәвалар идем,
Мәхрүм булдым кавышудан.
Бу дәрдә юк дәва!
Бүген бер хәкиме күрдем,
«Нә дәрд ирде сәнгә?» – диде.
Бу дәрдемә дәва сордым,
«Бу дәрдә юк дәва!» – диде.
Җиһан эчрә сәфәр кыйлдым,
Чук илләрдән гөзар кыйлдым,
Табибләрдән дәва сордым –
«Бу дәрдең бидәва!» – диде.
Дүнәрдем хәбибе садыйк,
Ул ирде табибе хазикъ,
«Имәсмән дәгъвада кязиб,
Бу дәрд – дәрде һава!» – диде.
«Бу дәрдә һич дәва юкдыр,
Дәвалардан рәва юкдыр,
Мәгәр бу дәрде фәрдеңә
Висале яр дәва!» – диде.
Хәзерге татар әдәби теленә күчермәсе:
Бу дәрткә юк дәва!
Бүген бер хәкимне күрдем,
«Ни дәрт килде сиңа?» – диде.
Дәртемә дәва сорадым,
«Бу дәрткә юк дәва!» – диде.
Дөнья буйлап сәфәр кылдым,
Күп илләрдән гизеп кичтем,
Табибләрдән дәва сорадым –
«Бу дәртең дәвасыз!» – диде.
Тугры дустыма юнәлдем,
Ул бик оста табиб иде,
«Әйталмыйм дәгъваңа ялган,
Бу дәрт – гыйшык дәрте!» – диде.
«Бу дәрткә һич дәва юктыр,
Дәвалардан файда юктыр,
Мәгәр бу авыруыңа
Ярга кавышу дәва!» – диде.
Җаным
Ләйләтел-бәдердә тугмыш
Маһе табаным, җаным!
Ләйләтел-кадердә инмеш,
Рухе рәваным, җаным!
Афитабе йаумел-әдха
Талигат вәҗһең, җаным!
Хөршиде йаумел-ликадер
Бәдре рохсарың, җаным!
Кәүкәбе ләйләи мигъраҗ
Чәшме пөрнур, җаным!
Мәркәбе ләйлел-висальдер
Зүдәи садрең, җаным!
Хәзерге татар әдәби теленә күчермәсе:
Җаным
Тулы ай төнендә туган
Тулган аем син, җаным!
Кадер кичәсендә иңгән,
Ташкын рухым син, җаным!
Корбан бәйрәм Кояшыдай
Нурлы йөзләрең, җаным!
Кавышу көне Кояшыдай
Тулган ай йөзең, җаным!
Мигъраҗ төненең йолдызы
Күзең нурлары, җаным!
Кавышу көне аргамагы
Җитез күңелең, җаным!
_____
Раиф МӘРДАНОВ,
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең
редакция-нәшрият бүлеге баш китапханәчесе,
филология фәннәре кандидаты