Бүген «Игенче» җәмгыяте биләмәсендә хуҗалык хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышы узды. Ярышта шулай ук Эзмә, Шекше авыл җирлеге башлыклары, шул биләмәгә кергән мәктәп директорлары, полиция вәкаләтлеләре катнашты. Бәйрәмне хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов ачып, бәйгедә катнашучыларга уңышлар, һәркемгә яхшы кәеф теләде. Чаңгыга ул көнне 100 гә якын кеше басты. Ярышлар 40 яшькә кадәрге һәм 40тан узган хатын-кызлар (эшчеләр һәм белгечләр аерым категорияләрдә бәяләнде) 46 яшькә кадәрге һәм 46 яшьтән узган ир-атлар (эшчеләр һәм белгечләр нәтиҗәләре аерым бәяләнде) һәм җитәкчеләр арасында узды. Хатын-кызлар 1 чакрымлы, ир-атлар 1,5 чакрымлы дистанциядә узышты. Ахырдан призлы урын алучыларга Алмаз Зарипов иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе шулай ук барлык катнашучыларга акчалата премия бирелүе турында да игълан итте. Ярышлар төгәлләнгәч катнашучылар учакта пешкән кайнар пылау, шифалы чәй белән сыйландылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 40 яшькә кадәрле хаты