Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызы 1932 нче елның 18 нче февралендә Югары Шытсу авылының Галия һәм Нургали Шәвәлиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә уку аңа эләкми дә диярлек. Наилә апа мәктәптә укый башлагач, әбисе авырый башлый, бу вакытта инде бәләкәй Наиләгә әбисен карау йөкләнә, чөнки өлкәннәр эштә, эшне берничек тә калдырырга ярамый. Мәктәптә Наилә хәрефләрне өйрәнеп, аларны кушып бераз укырга өйрәнә. Шулай 3 ел дәвам итә. Әби үлгәч, өлкәннәр рәтендә эшкә йөрү башлана – сугыш вакыты, эшче көчләр җитми. Унбер яшьлек Наилә дә колхозның төрле эшләрендә катнаша башлый. “Урак ура идем , ә көлтәне күтәреп куя алмый идем әле, чөнки гәүдәгә дә бәләкәй идем, ач та идек инде ул чакта, шуңа көч тә җитмәгәндер инде”,- дип күз яшьләре белән сөйли Наилә апа. Бераз үсә төшкәч, фермада сыерлар сава, соңрак сарык караучы булып эшли. Аның хезмәтен бәялиләр, эшендәге уңышлары өчен Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызы 1986 нчы елда ВДНХның Алтын медале белән бүләкләнә. 1957 нче елда
Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызына Владимир Путинның котлавы тапшырылды
25 февраля 202225 фев 2022
13
1 мин