Узган атнада Сабада «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү Хәйрия фонды, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга комплекслы социаль тернәкләндерү күрсәтү белгечләренең күчмә мобиль бригадасы эшләде. «Мобиль ярдәм» проекты «Сила в детях» Хәйрия фонды тарафыннан 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Белгечләр Сабада узган елның май аенда да булып, һәркайсы үз юнәлеше буенча райондашларыбызга күпьяклы ярдәм күрсәтеп киткәннәр иде. Быел да кабул итү өчен район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында аерым кабинетлар эшләде. Балаларны табиб-психиатр, невролог, эпилептолог, функциональ диагностика табибы, логопед-дефектолог, клиник психолог карады. Һәр пациент өчен ярты сәгать вакыт билгеләнгән иде. Мобиль бригада табиблары ул көнне районыбыздан 60 лап баланы кабул итте. Шул ук көнне Саба аграр көллияте базасында Республиканың «Әтиләр берлеге» рәисе Адель Заһретдинов җитәкчелегендә тәрбиягә бала алган гаиләлә