Туктап калдым тормыш юлларымда, Утыр әле, әнкәй, яннарыма. Кайгыларга нихәл (ничек) түзәем, Серләремне кемгә сөйләем. "Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр. Шулай үтә инде ул бу тормыш, Нык бул, балам, яшәргә тырыш!" Киңәшеңне тотам, әнкәем, Сабыр итә-итә яшәем, Ник (ә, тик) шулай да минем чәчләремә Еллар инде ап-ак карлар сибә?(.) "Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр. Шулай үтә инде ул бу тормыш, Нык бул, балам, яшәргә тырыш!" Кызым инде үсеп буйга җитте, Тормыш үзәнненән атлап китте. Ул да миңа шулай килерме: "Киңәш бирче, әнкәй!" — диярме? "Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр. Шулай үтә инде ул бу тормыш, Нык бул, балам, яшәргә тырыш!"
Татар җыры Утыр әле Әнкәй яннарыма сүзләре Хәния Фәрхи репертуарыннан
24 февраля 202224 фев 2022
20
~1 мин