Киң күңелгә бар да сыя, Яхшы булгач ниятләр. Парлы тормыш матурлана, Булса күркәм гадәтләр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Җырлар тыңлап кем моңлана?.. Ярсыз, парсыз күңелләр... Үз илендә ялгызлар да, Юк!.. Бәхетсез түгелләр! Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр!
Татар җыры Парлы үтсен гомерләр сүзләре Гузель Уразова башкара
22 февраля 202222 фев 2022
19
~1 мин