“Яшьләр җыелган җирдә“ дигән әлеге төркем үзләренең 4 нче сезон чыгышларын “Күпме көттек” исеме белән тәкъдим иттеләр.
Алар үзләренең эшчәнлекләрен 2018 елдан бирле алып баралар һәм һәр ел саен зурлап әзерләнгән чыгышлары белән авыл халкын сөендерәләр. Быелгы программалары да иң шәп алып баручылар чыгышыннан,бик матур жыр-биюләрдән, кызыклы юмористик номерлардан төзелгән иде. Концертны авыл халкы да, күрше тирә авыллардан килгән тамашачылар да бик яратып карады.