Коммуналь хуҗалык – ул аерым төр продукция җитештерүче оешма гына түгел, ә барыбызның да көндәлек көнкүреше белән бәйле тармак. Шуңа да “Саба күптармаклы житештерү предприятиесе” ачык акционерлар жәмгыятенең еллык хисап жыелышы һәрвакыт район җитәкчесе катнашында уза. Проблемаларны вакытында ачыкларга, ашыгыч хәл итү юлларын бергәләп билгеләргә кирәк. Кулланучылар көтми һәм коммуналь тармакта хезмәт темпы – җәйме-кышмы – беркайчан да кимеми. Кар күп явуы сәбәпле, быел коллективка көчәйтелгән режимда эшләргә туры килде. Предприятие директоры Илнур Хәбибуллин чыгышында әйтелгәнчә, бу кышта полигонга кар чыгару ике тапкыр арткан. Әле аномаль күренешкә каршы тагын ай ярым чамасы каршы торырга кирәк булмагае. Җитәкче Урта Сабада яшәүчеләрне чиста су белән тәэмин итүне иң җитди мәсьәлә буларак билгеләп үтте һәм язга чыгу белән проблеманы хәл итү юллары эзләнәчәген белдерде. 2021 елда халыкка һәм учреждениеләргә хуҗалык балансындагы, диспетчерлык хезмәтендәге, шулай у