Найти в Дзене
Саба таңнары

Рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 4 укучыбыз уңышлы нәтиҗәләргә иреште

27 нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Икшермә кадет мәктәбе укучысы Саломова Амира (укытучысы Шәрифуллина К.Ф.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар: Ибрагимов Дмитрий, Килдебәк урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Аскаров Нияз), Миронова Анастасия, Шәмәрдән лицееның 4 нче сыйныф укучысы (укытучысы Поладова А.И.), Тапайкина Аделина, Лесхоз урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (укытучысы Баширова М.Н.). Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

27 нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы уңышлы нәтиҗәләргә иреште.

Икшермә кадет мәктәбе укучысы Саломова Амира (укытучысы Шәрифуллина К.Ф.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар: Ибрагимов Дмитрий, Килдебәк урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Аскаров Нияз), Миронова Анастасия, Шәмәрдән лицееның 4 нче сыйныф укучысы (укытучысы Поладова А.И.), Тапайкина Аделина, Лесхоз урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (укытучысы Баширова М.Н.).

Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.