Саба урманчыларының узган атнада булган хисап киңәшмәсе Октябрь революциясе, «Почет билгесе» орденнары һәм күп кенә медальләр кавалеры, “РСФСРның Атказанган урманчысы» һәм «Татарстан АССРның Атказанган урманчысы” Нургали Миңнехановны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Слётта катнашучылар 2022 елга бурычларны да легендар остазлары өйрәтеп калдырганнардан чыгып билгеләделәр. Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин чыгышында әйтелгәнчә, 2021 елда дәүләт урман фондында – 94, ерганаклы тау битләрендә 1400 гектарда яшь үсентеләр утыртылган һәм тәрбияләнгән. Агачларны корткычлардан, янгыннардан саклау чаралары күрелгән. Барысы 774 миллион сумлык товар җитештерелеп сатылган, районда бюджет формалаштыручы учреждение буларак, 126 миллион сум салым түләгәннәр. Урманчылыкларда 475 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 36 мең сум тәшкил иткән. “Коллектив көчле, белгечләр үз урынында. Хәзер механизаторлар чылбырлы-тәгәрмәчле тракторларны язгы кыр эшләренә әзерли. 2022 елга чыккач
Лесхозда узган атнада урманчыларның хисап киңәшмәсендә 80нән артык хезмәт алдынгысын хөрмәтләделәр
2 марта 20222 мар 2022
3
2 мин