Зуррак торак пунктларның проблемалары да күбрәк. Быел күп карлы кыш күпкатлы йортлар яны белән бәйле сорауларны да арттырган. Шәмәрдәндә үткәрелгән җыенда биек йортлар түбәләреннән кар төшерелмәве сәбәпле туган халык зарына җирлек башлыгы Айдар Гәрәев җавап бирде. Беренче чиратта кары тротуарга шуып төшү ихтималы зур булган һәм төтен юллары капланган түбәләр чистартыла. Әмма эшләгәндә калайны тишмәскә кирәк. Шуңа күрә Шәмәрдәндә каш ясыйм дип күз чыгармаска тырышалар. Түбәгә тәҗрибәле, стажлы кешеләр генә менә. Урамнарны төзекләндерүгә килгәндә, Шәмәрдәндә асфальтлыйсы тыкрыклар гына калып бара. “Әкренләп “Шәмәрдән-2” гә күчәбез. Үзара салымга да күпмедер эшлиячәкбез. Юл фонды программасына Имәнле урамы кергән. Халык Центральная урамын төзекләндерүне сорый. Анда вак таш тулысынча түшәлгән һәм 715 метр юлны асфальтлау планда тора. Һади Такташ урамына тупик ясап булмый, әмма өстәмә юл билгеләре куелачак”,– дип аңлатты җирлек башлыгы. Ата-аналарның ашханәдә меню яхшыртуга кагылышлы соравы
Узган атнада авыл һәм шәһәр җирлекләрендә гражданнар җыеннары төгәлләнде
16 февраля 202216 фев 2022
1
2 мин