Районыбызның әфганчылары ел саен 15 февраль көнне һәйкәл янына митингка очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела…🙌🏼💔 Моннан 33 ел элек ерак Әфганстан җиреннән ил куйган бурычларын намус белән үтәп, соңгы совет солдаты чыгарылды. Шуңа да бу көн әфганчылар өчен бик кадерле — бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне! 🪖🤲🏼 Районыбызның әфганчылары ел саен 15 февраль көнне һәйкәл янына митингка очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела…🙌🏼💔 Быел да «Ватанны саклаучылар» паркында очраштылар, яуда вафат булган һәм туган якларга кайткач бакыйлыкка күчкән иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алгач, тантаналы төстә венок салдылар.🎖💐 Чараның икенче өлеше хәзер район мәдәният үзәгендә дәвам итәчәк. Фото: баш мөхәррир, Динә Йосыпова
ӘФГАНЧЫ-ИНТЕРНАЦИОНАЛИСТЛАРЫБЫЗ ЗУР ДУЛКЫНЛАНУ БЕЛӘН КАРШЫ АЛГАН КӨН КИЛЕП ТӘ ҖИТТЕ...🙏🏼🎗❤️
15 февраля 202215 фев 2022
20
~1 мин