“Бердәм Россия” сәяси партиясенең махсус проектын гамәлгә ашырып, район мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу быел да дәвам итә. Нәтиҗәдә укучыларга файдалы ял, шәхси һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудырыла. Быел шахмат зонасы ачу 42 бала белем алган Сабабаш төп мәктәбеннән башланды. Укучылар куанычлы сишәмбе вакыйгасын һәм кунакларны дәресләреннән бүленеп, “Туган тел”не җырлап каршы алды. “Шахмат зонасы ачылуына барыбыз да бик шат. Ул мәктәп тормышына яңалык алып килә. Бездә башлангыч сыйныфлардан 18 бала бик кызыксынып шахмат түгәрәгенә йөри. Беренче сыйныф укучылары арасында ярышлар үткәрелә. Зуррак сыйныфлардан да тәнәфесләрдә шахмат уйнаучыларыбыз бар. Балаларның осталыклары тагын да артып, ярышларда уңышка ирешерләр, фәннәрне үзләштерүгә дә уңай йогынтысы булачагына ышанам”, – диде безгә шахмат түгәрәге укытучысы Данис Хәсбиев. Район башлыгы Рәис Миңнеханов балалар алдында ясаган чыгышында әйткәнчә, әлеге уенның иң төп әһәмияте – кешенең акыл сәләтен үстерергә ярдәм