Сыер тоту, сөт сату – авыл кешесе өчен өстәмә керем алуның иң ышанычлы чыганагы. Чөнки тиешле акчасы вакытында бирелеп барыла һәм салым да түлисе юк. Әйтик, 2022 ел башына районда 2 447 баш сыердан сөт жыела. Бер литр физик авырлыктагы продукциягә уртача 27 сум акча хисаплана. Район буенча шәхси хуҗалыклардан кабул итү пунктларына тәүлегенә 23 тоннага якын сөт тапшырыла. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 0,5 тоннага күбрәк. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыйнау белән районда 26 физик һәм юридик зат шөгыльләнә. Алар продукцияне 13 эшкәртүче оешмага илтеп тапшыра. Аерым алганда, Тимершыкта урнашкан “Саба” кулланучылар кооперативы сөт җыю күләмен 2020 елның декабре күрсәткеченнән 25 процентка, ягъни 10 центнерга арттырган. Әлеге кооперативка продукцияне Тимершык, Сатыш авыл җирлекләренә кергән шәхси хуҗалыклар тапшыра. Шәхси эшмәкәр Наил Гаянов та игелекле эш белән 2003 елдан бирле шөгыльләнә. Кооперативына 190нан артык продукция тапшыручы кергән. Гаяновлар хәзерге көндә Арташ һәм Олы Нырты авыл җирлекл