Тормышыбызда интернет һәм социаль челтәрләр бик зур урын алып тора. Бу бүген нидидер мәгълүматны тиз арада җиткерү, ашыгыч мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен дә уңайлы, аралашу чарасы, кайберәүләр өчен акча эшләү мөмкинлеге дә. Әмма челтәрле дөнья киңлегенә чамасыз очкан бу яңалыклар, башкалар күрсен дип урнаштырылган фото һәм видеолар өчен Ислам дине кануннары буенча җәзасы булмасмы? Коръәндә бу хакта ни диелә? Шушы сорауларыбызны Әгерҗе районы имам-хатибы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинга юлладык. – Хәзрәт, интернетта хәбәрләр гел килеп тора. Күбесе ялган та булып чыга. Башкаларга, үзебез дә шуны белмичә, фейк тараткан өчен гөнаһлы булмыйбызмы? - Чыннан да, хәзерге заманада технологияләр бик алга китте. Интернет челтәрләре безне бәйли, тоташтыра, кайда гына булсак та, аралашырга, хәтта күрешергә мөмкинлек бирә. Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы булган кебек, интернет белән дә шулай. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: гөнаһлы булу өчен кешегә бөтен ишеткәнен сөйләп йөрү дә җитә. Димәк,