Соңгы елларда хайваннар арасында тилчә (ящур) авыруының киң таралуы турында куркыныч хәбәрләр ишетелә. Аны кешене дә зарарлый торган куркыныч вирус китереп чыгара. Оренбург өлкәсендә, Казахстанда хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләрдә тилчә авыруы барлыгы ачыкланды. Төп клиник билгеләре: авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тиредә, аяк-кулларда куыклар барлыкка килә. Бераздан алар шартлыйлар һәм эрозиягә әйләнә. Авыру хайваннар- инфекция чыганагы. Шулай ук терлекләр авыруның инкубация чорын кичергәндә дә куркыныч. Авыру терлекнең сөте, селәгәе, сулаган һавасы, сидеге һәм фекалияләре дә әйләнә-тирәгә авыру тарата. 16 февральдә район хакимиятенең актлар залында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары белән әлеге авыруның таралуына юл куймау мәсьәләләренә багышланган кинәшмә булды. Киңәшмә эшендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашып, белгечләргә бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хайваннарына янаг