Җыен Килдебәк авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша дистанцион катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Беренче булып авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2021 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тоттылар һәм 2022 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Полиция участковый уполномоченные Айзат Сибагатов 2021 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе Айнур Галимуллин Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда Саба районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиев, «Р