Чәч кисүче – иң кирәкле һәм ихтыяҗ беркайчан да кимими торган һөнәр. Кулында оста итеп кайчы уйнатучы, зәвыклы прическалар ясаучы һөнәр ияләрен чын иҗатчылар дияргә дә булыр иде. Бу игелекле эше белән Саба халкына ике дистә елдан артык хезмәт күрсәтүче Фәрит Тимуршинның да инде бу өлкәдә үз исеме бар. “Чәчтараш булыр өчен теләк кенә җитми, иң беренче эшкә кулың ятарга, күңел үсәргә тиеш”, – ди ул. Кулына беренче тапкыр кайчы алып чәч кисәргә юклык, чарасызлык этәрүен дә яшерми... Фәрит үзе Үзбәкстан якларында дөньяга килгән. 1992 елда Союз таркалгач, гаиләләре белән әнисенең туган ягына Сабага кайтып төпләнәләр. 9 сыйныфтан соң Сабаның профессиональ-техник училищесына укырга керә. “Үсмер чак 90 еллардагы акчасызлык, товарларны талон белән сатып алган чорга туры килде. Чәч алдырырга да акча юк иде. Беренче тапкыр әтинең чәчен кисеп карадым, әйбәт килеп чыкты кебек. Шуннан соң дуслар, классташлар да “чиратка” тезелә башлады. Бушка гына инде. Минем “остаханә” – кайда туры килсә шунда булд
Фәрит Тимуршин: “Киләчәктә студия ачып, үземә алмаш әзерлисем килә”
3 февраля 20223 фев 2022
5
3 мин