Найти в Дзене
Саба таңнары

Иштуган авыл мәдәният йортында «Кулинария рецептлары» дип исемләнгән кич утыру булып узды

2 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йортында фольклор коллективлар катнашында «Кулинария рецептлары» дип исемләнгән кич утыру булып узды. Кичә милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан оештырылды.

Алып баручы Татарстан халыкларының милли ашлары, ризыклары турында сөйләде. Хуҗабикәләр үзләренең бәйрәмнәргә пешерә торган, гадәти һәм традицион халык аш-су рецептлары, балачактан ук әниләре һәм әбиләре әзерләгән ризыклар пешерү серләре белән уртаклаштылар. Кич утыручылар "Самавыр", «Кем күбрәк милли ризыкларның исемнәрен белә», "Ризыкны ата", "Заря-заряница", "Биш парлы" кебек төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Пироглар белән чәй эчү, халык рецептлары белән алмашу һәм искиткеч кәеф катнашучыларга озакка истә калачак.