Эт кешенең дусты диләр. Шулай да аларның ерткыч икәнлеген онытмыйк. Бәйдәге этнең капкадан керүче чит кешегә ничек ярсып өргәненә игътибар итегез. Чәйнәп ташлар иде, кыскасы, ычкынып кына китә алмый. Ә менә урамнарда өер булып йөргәннәре куркыныч. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә дә этләрнең агрессивлыгы турында видеоязмалар күбәйде. Әнә соңгы көннәрдә генә - 22 гыйнварда Байкал арты краенда кешенең "дуслары" 7 яшьлек кызны, 26 гыйнварда Әстерхан өлкәсендә этләр 58 яшьлек ир-атны һәлак иткән. Фаҗига бит бу. Инде проблема Татарстанда Президент югарылыгында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә каралды. Рөстәм Миңнеханов җәмәгать урыннарында сукбай этләрнең агрессивлыгы турында барлык хәбәрләрне һәм сигналларны оператив карарга кирәклеген белдерде. Без үз чиратыбызда бу мәсьәләдә район ветеринария идарәсе начальнигы Зөлфәт Рифкать улы Ганиев белән сөйләштек. "Районда иясез этләрне стерильләштерү буенча башкарма комитет җитәкчесе карары (№579, 14.04.2020) белән расланган муниципаль програм