Җирле үзидарәләрнең 2021 елдагы эшчәнлекләренә багышланган хисап җыеннары башланды. График нигезендә иң элек Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләрендә үтте. Хисап җыеннары алда торган мәсьәләләрне чишәргә, эшчәнлекне планлы рәвештә дәвам итүне күздә тота. Өч авылны берләштергән Олы Кибәче авыл җирлегендә 380 хуҗалык исәпләнеп, аларда 814 кеше яши. Җирлек башлыгы Айрат Сафин Советның 2021 елдагы эшчәнлегенә җентекле анализ ясады. Җыеннарда чыгышлар Һәрвакыт демографик вәзгыятьне анализлаудан башлана. Чыгыштан күренгәнчә, узган ел биредә 9 бала туган, 26 кеше вафат булган. Демографик хәл шатландырырлык түгел. Тугыз яңа гаилә барлыкка килгән. Белгәнебезчә, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр саны буенча җирлекнең рейтингы югары. Биредә төрле тармакларда үз эшен 19 урта һәм кече эшмәкәр җәелдергән, 35 кеше үзмәшгульлек белән шөгыльләнә. Узган ел авыл җирлегенә 194552 мең сум бюджет каралып, ул 2125572 мең булып үтәлгән. Авыл җирлеге башлыгы салымнардан барлык керемнең 993700 сум тәшкил итүен,