Тормыш күренешләре
Ике хатын-кыз очрашса базар, өч хатын-кыз күрешсә ярминкә, ди безнең халык. И, дөрес тә әйтә бит ул халык. Борынгылар акылына торып-торып хәйран калырлык. Сынап әйткән, хак әйткән.
Безнең авылда да шулай. Юк, күрешеп гайбәт сату турында түгел сүзем. Андый гөнаһларына керә алмыйм. Элек, китапханә эшләгән елларда, кичләрен хатын-кыз җыелышып китапханәдә фәлән авторның фәлән романы, яки повесте буенча фикер алышуы, почтада юллары кушылса, гәзит-журналларда дөнья күргән тәүге әсәрләрнең геройлары язмышы белән яшәүләре... Зәңгәр экраннардан еллар буена дәвам иткән сериаллар тора-бара алар тормышының бер өлешенә әйләнә, йорт бакча мәшәкатьләрен тиз-тиз генә хәл итәләр дә, экранга төбәләләр. Ят ризыклар әзерләргә, яңа бәйләм үрнәкләре өйрәнсәләрме? Яшьлекләрен искә алып кич утырып бер-берсенә белгәннәрен өйрәтеп бер гаилә кешеләре кебек дуслыкта көн күрәләр. Инде авылда күпчелек өлкән яшьтәгеләр калгач, күпләре намазга басты, уразалы.
Мөнәҗәтчеләр төркеме дә бар авылыбызның. Авылга иман өстәп, йортларның бәрәкәтен арттырып мөнәҗәтләр әйтү гадәти күренеш, тиешле гамәл хәзер бездә.
Хатын-кызның күбрәк күрешеп сөйләшү урыны соњгы елларда авылдагы бердәнбер кибет. Иртәнге эшләрен төгәлләгәч, көндәлек кирәк-ярак артыннан бирегә юнәлә авылым апалары.
Кырда өлгергән печәннәр җыеп эскертләргә салынган, абзар сәндерәләренә кышка запас хәстәрләнгән, бакчада өлгергән уңыш җыйнап алынган. Умарталардагы уңган бал кортлары да тузынып аерылып чыкмый, „тынычланган”. Кышкылыкка келәт тулы каен миллекләре әзерләп эленгән.
Авылны әйләндереп алган болыннардан чабып, җыеп алынган җирдә печән курпысы күтәрелгән, җил искәндә уңган җиңгиләрнең мич торбасыннан чыгып таралган мич икмәге исе башларны әйләндергән коры килгән көз аеның бер көне. Кояш та җәй айларындагы кебек мәрхәмәтсез эссесе белән куырмый. Салкын көзләргә кергәнче җәй җылысына коендырыйм бу ару белмәс уңганнарны дигән сыман анда-монда йөзгән болытлар арасыннан калкып көчсез нурлары белән иркәләп калырга ашыга. Их, шундый мизгелдә чишмә суыннан мәтрүшкәләп, карлыган яфраклары салып кайнаткан кыр чәен эчеп, авыл уртасындагы күлдә балык кармаклап ял итеп киләсе иде, дип читтә төпләнгән авылдашларның күңелләрен кытыклаган мәл бу.
Авыл кибетенә Тәнзилә килеп керде.
—Син яраткан каен җиләкле чәй кайтты, Тәнзилә апа!— дип сөенче алды сатучы Зөһрә.
—И-и-и, рәхмәт яугыры! Шуның өчен генә килдем. Алам, алам!
—Каен җиләкле чәй? — диеште витринага урнаштырылган яңа товарларны караган ике авылдаш хатын беравыздан.
—Тәнзилә апа заказы буенча гына кайтартылган каен җиләкле чәй, — диде сатучы.
—Һе, авыл тирәли аланнарда ишелеп уңган каен җиләге кушылган чәй сатып алып эчәсеңме?
—Анысы — авылныкы, монысы — хөкүмәтнеке. Ай, аның исләре! Аның тәмнәре! — Тәнзилә, кулына алган чәй кабын борынына тидереп иснәде.
—Җаны теләгән елан ите ашаган, апалар. Сез дә — берегез бөртекле чәй сорыйсыз, икенчегезгә гранулалы һинд чәе кирәк. Теләгәнегезне кайтартабыз. Шулай түгелмени?
Хатыннар, сатучы белән килеште:
—Дөрес. Дөрес.
Кичтән генә кайтарылган товарны урнаштырып бетереп, тәрәзә чаршавын тартып куярга үрелгән Зөһрә, кычкырып җибәрде:
—Тагын Хөсния апа кереп килә!
—Ул керсә, сәгатьләр буе миеңне сыеклый инде, — Хөсниянең гадәтен белгән хатыннар Зөһрәнең хәлен аңлады.
—Инде нәрсә булды икән? Бүген генә дүртенчегә керүе...
Үзенчәлекле апа Хөсния. Тәүдә шүрлекләрдәге барлык әйберне исемләп, бәяләрен аерым аерым сорап чыга. Аннары прәннек, кәнфит үлчәтә. Үлчәп бетергәч, монысы түгел, анавысы кирәк иде, дип кабат үлчәтә. Инде саубуллашып чыгып китеп, ун-унбиш минут үтүгә, кабат әйләнеп килә.
—Зөһрә, ун грамм прәннек җитми...
Сатучы үлчәп бирә.
—Зөһрә, 20 грамм кәнфитең артык булган. Миңа кеше хакы кирәкми. Кабат үлчә дә, мә, өстәп ал.
Менә шундый үзенчәлекле кеше ул. Юклык заманында үскән, авырлык белән тормыш җиткергән, ишле балалар үстереп тараткан, “кешенекенә кагылмый, үзенекен бирми” торган бәндә.
—Зөһрә, көтүче колбасаң бармы?— диде ишектән керә-керешкә.
Шүрлегенә матурлап чәй капларын тезгән Зөһрә җавап бирергә өлгерә алмады, Тәнзилә сорауга сорау юллады:
—Бәй, андый колбаса да буламени? Анысы нинди колбаса тагын, Хөсния апа?
—Чынлап та, нинди колбаса ул, Зөһрә?— диеште хатыннар.
—Хөсния апаның үзеннән сорыйбыз инде... — диде артык исе китмәгән сатучы.
—Нинди колбаса ул, Хөсния апа? Зөһрә, булса безгә дә бир әле ят колбасаңны...
Үлчәүгеч урнаштырылган өстәл каршына баскан Хөсния, бер урында таптанып алды да, аңлатып бирде:
—Иң арзаны, майсызы инде...
—Ә ни өчен көтүче колбасасы?
—Бүген күрше малайлары безнең өчен көтүгә чыктылар. Ашарларына әзерләп илтәсе бар. Көтүчегә кыйммәтле әйбер ашатып булмый инде...
Хөсния янында басып торган хатыннар да, суыткычны ачып колбасаларга үрелгән Зөһрә дә телсез калдылар.
Тынлыкны Хөсния бозды:
—Әнә, әнә шул, кулың тигән юаны, майсызы күпме тора?
—Килосы 154 сум, — диде Зөһрә.
—Әле узган кайтканында 152 сум дигән идең. Тагын арттырдыгызмени?
—И, Хөсния апа, товарларга бәяләр барган саен күтәрелгән була. Дөньяны аңламаган кебек сөйлисез тагы!
—Ярый, алырмын. Күпме бар шул колбасаң?
—Башланмаган бер кисәк бар.
—Әйдә, үлчә.
Хөсния колбасаны үлчәтеп алды.
—Ник, Хөсния апа, ярымысланганын алмыйсыз? Монысы салатка кушарга гына бара бит, — диде Тәнзилә.
—Әйе, – дип куәтләде аны авылдаш хатыннар.
Хөсниянең күзләре майланды:
—Кыйммәт бит ул! Көтүчегә кыйммәт була! Ю-у-у-ук!
Хөсния, ашыга, ашыга чыгып китте.
“Әстәгафируллаһ”. Магазин эчендә әлеге күренешкә аптыраган хатыннар авызыннан берьюлы чыккан сүз шул булды.
—Көтүчегә иң кыйммәтле колбасаңны, ысланган тавыгыңны утыртсаң да таманга туры килер...
—Кайтуына кунак сые әзерләп торасың. Көнозыны ачык һава астында күпме мал аның җаваплылыгында?!
—Көтү көткән бар. Җиңел эш түгел. Ай, Хөсния апа, Хөсния апа...
Шулай сөйләнде, көлеп тә алды хатыннар авылдаш апа артыннан.
***
Авылда хәзер бәйрәм үткәргәндә, җиңелчә ризык әзерләгәндә кушарга кирәк булганда арзанлы колбасаны Хөсния апа кушкан көтүче колбасасы дигән исем белән сорыйлар.
Җәй көне авылга кайткач, мин дә кибеткә юлландым. Әйбер кирәктән дә бигрәк Зөһрәне күреп сөйләшү теләгеннән килдем магазинга.
Минем арттан ук таныш апа килеп керде. Исәнләште.
—Зөһрә, көтүче колбасаң бармы? — диде.
—Бар, — диде Зөһрә һәм күпме кирәген сорап үлчәп бирде.
—Әллә көтүчесезме бүген? — идем авылдашыма.
—Юк, апаем. Малайның кече улын кайтарганнар иде. Шул колбасадан башка берни ашамый. Башка төрле колбасаны күзенә дә күрсәтми, җанга тиде инде. Замана баласы! — диде.
Оныгы яраткан көтүче колбасасын куенына кыстырып авыл урамыннан атлаган апа күздән югалганчы Зөһрә белән артыннан карап калдык.
Автор фотосы
Хикәяне (язманы) автор белән килешми һәм каналга гиперсылтамасыз куллану (файдалану) катгый тыела./ Категорически запрещается использование рассказа (записи) без согласования с автором и без гиперссылки на канал.
#деревенскиеистории, #колбаса, #пастух, #небольшойрассказ