Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елында Татарстанда республикакүләм "Аулак өй-баттл" проектына старт бирелгән иде. Мөһим чара төрле районнарның мәктәп укучылары һәм әдәби берләшмәләр командалары арасында халкыбызның милли һәм иҗади мирасы буенча белемнәрен сынау рәвешендә уза. Проект дәвам итеп, быел бәйге безнең якларга да килеп җитте. Узган җомгада Теләче мәдәният йортында 4 команда (Казан, Теләче, Саба, Әтнә) көч сынашты. Ярышны проект инициаторы, сценарий авторы, "Үз өем" электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова алып барды. “Безнең максат – төрле буын шагыйрәләре иҗаты белән укучыларны таныштыру, халкыбызның күңел җәүһәрләре булган җырларны яңгырату, гореф-гадәтләрне яшьләргә җиткерү, үсеп килүче балалар кулына китап тоттыру. Беренче чиратта аларны татар әдәбияты классиклары әсәрләренә якынайту. Соңгы елларда мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләре кимеде. Шуңа күрә без балалар шигырьләре дәреслекләргә кергән Тукайны, Җәлилне, Хәсән Туфанны һәм башкаларны яхшы белсеннәр иде дигә
Укучыларны китапка тартучы “Аулак өй” проекты олыларда да кызыксыну уятты
26 января 202226 янв 2022
10
3 мин