Районыбызда шәфкатьлелек символы саналган учреждение – Югары Утар балалар йорты-интернаты эшли башлаганга 60 ел тулды. Шушы чорда коллективның фидакарь хезмәте эчкерсезлек һәм миһербанлык мисалы булып әверелде. Тарихка күз салсак, элек интернат урынында урманчылык конторасы, аннары тулы булмаган урта мәктәп булган. Соңрак бина Сәламәтлек саклау министрлыгына бирелә. Туберкулез диспансеры тибындагы балалар шифаханәсе ачыла. Әмма озак та үтми, ул да ябыла. 1962 елның 1 февраленнән акылга зәгыйфь балалар тәрбияләүче учреждение буларак хезмәт күрсәтә башлый. Директоры итеп Фадеев фамилияле кеше билгеләнә. 1965 елда интернатка Минзәлә медицина көллиятен тәмамлаган Имаметдин Гәрәев фельдшер булып эшкә кайта. “Ул вакытта интернат дигәнен иске бер корпус та, кечкенә генә мунча. Ут, су кермәгән, юл да юк. Илле баланы ашатырга, киендерергә кирәк ”,– дип Имаметдин Гәрәй улы хәтерен генә яңарта башлаган иде –дөмбер-дөмбер тимер ишекне туктаусыз кактылар. Сискәнеп киттем, валлаһи. Ә интернатта
