Иске Мичән авылы кешесе Кече Шыңар авылында яшәүчеләргә үтерү белән янаган. Райондагы авылларның берсендә яшәүче үз хуҗалыгыннан ГОСТ таләпләренә туры килмәгән алкоголь продукциясе саткан. Исерек хәлдәге ир-ат Мичәнбаш авылы кибете янына куелган автомобильне кабызып алып киткән һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан Шәмәрдәнгә җитәрәк туктатылган. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды. Республика районнарының берсендә яшәүче ханым савыт-саба юу машинасы алу турында хыялланып, интернеттагы тәкъдимнәрне өйрәнә, акцияләрне күзәтеп бара. Ниһаять, аның игътибарын бер белдерү җәлеп итә. Таныш түгел ир-ат көнкүреш техникасы кибете бонусларын сата икән. Ул үзен әлеге кибетнең менеджеры икәнен аңлата һәм савыт-саба юу машинасы алуда булышырга әзер булуын белдерә. “Игелек кылучы” хезмәтен 4500 сумга бәяли. Ул вакытта әлеге техникага ташлама 10 мең тирәсе тәшкил итә. Хатын-кыз теге ир-ат җибәргән сылтама буенча банк картасы мәгълүматларын кертә. Нәтиҗәдә аның счетыннан 10500 сум акча