Найти тему
Саба таңнары

Бүген Сабада 2022 елның беренче никахы теркәлде

Бүген Саба мәдәният йортында тантаналы рәвештә 2022 елның беренче никахы теркәлде. Бәхетле парлар Саба яшьләре - Диләрә һәм Рәзил Нигъмәтовлар. Яшьләрне әти-әниләре,туганнары, үзләре хезмәт куйган оешма җитәкчеләре, дуслары тәбрикләде. Район башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов район башлыгы исеменнән яшь парларга истәлек бүләкләре тапшырды. Яшьләрне котлыйбыз,тигез имин тормыш өлфәт мәхәббәт,сау-сәламәт бәбиләр телибез!