Ахыры. Башы. Алдагы бүлек. telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 Әмма эш мин көткәнчә булып чыкмады! Кәрлә тартманы бирмәде. Мин күпме генә сорасам да, ул «юк» дип әйтте һәм бетте-китте. Минем исә аның саен тартманы үземнеке итәсем килде, ә кәрлә мине тыңлап та тормады, эндәшмичә генә борылды да үз юлы белән китте. Шунда миңа уй килде: «Ахмак мин! Тиктомалдан гына кәрлә кырык дөяне хәзинәләре белән кайтарып бирмәде. Үзенә ул иң кыйммәтлесен — шул тартманы алды. Димәк анда бөтен дөньяның хәзинәләре яшеренгән булырга тиеш!» Комсызлыктан минем акылым томаланды. Мин кәрлә артыннан ыргылдым, аны тотып алдым һәм янадым: «Бир тартманы, кәрлә, югыйсә аны көч белән алам!» Кәрлә минем аны үтерәчәгемне күреп алды, көмеш тартманы миңа бирде һәм китәргә теләде. Ләкин мин аны җибәрмәдем һәм сорадым: «Әйт, бу татмачыкта ни яшерелгән? Нәрсәсе белән кыйммәтле ул?» "Бу тартмада кыйммәтле матдә бар. Аны белеп файдалансаң, бөтен хәзинәләрне күрәчәксең» — дип җавап бирде к
Гомерең буе син комсызлыгың сукырайткан бу көнне искә алып елаячаксың
13 января 202213 янв 2022
321
2 мин