Яңа 2022 елның тәүге көне 1 гыйнварда Олыяз авылында гомер кичерүче Гөлмәдинә Гыймран кызы Гафурова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Гафурова Гөлмәдинә Гимран кызы, 1932 нче елның Олыяз авылында туган. Алар гаиләдә дүрт бала булалар. Аягы авыру сәбәпле Гөлмәдинә апаның әтисен сугышка алмыйлар. Алар өчесе: Зиннур, Әминә, Гөлмәдинә бик авыр шартларда үсәләр. Ачлык, ялангачлык, кечкенәдән авыр хезмәт аларны да читләтеп үтми. Бөек Ватан сугышы башланган көнне Гөлмәдинә апа бик яхшы хәтерли. Аңа нибары 9 яшь кенә була. Алар ул көнне болынга яшьләр уенын карарга төшәләр. Шул вакытта атка атланган кеше килеп “Сугыш чыкты!” дигән кайгылы хәбәр әйтә. Бөтен халык елашып өйләренә таралыша. Гөлмәдинә апа кечкенәдән авыр эшләрдә катнаша. Колхоз басуында эшли. Лаешка, Атабайга урман кисәргә дә ияртеп баралар. Тамак туйганчы ашау да, рәтле кием киеп йөрү дә насыйп булмый аларга. Кычыткан, алабута, кәҗә сакалы җыеп көн күрәләр . Сугыш беткәнне дә яхшы хәтерли ул: “Сафура белән болынга коры ботаклар
Олыяз авылында яшәүче Гөлмәдинә Гыймран кызы Гафуровага - 90 яшь
1 января 20221 янв 2022
4
1 мин