Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Район прокуратурасында закон сакчысы исемен лаеклы йөртүче, принципиаль һәм гадел булуны тормыш кагыйдәсе итеп сайлаган кешеләр эшли. Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә районда законлылык тәэмин ителә, кеше хокуклары саклана. Прокуратураның башка хокук саклау, җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге алга таба да гражданнарның конституцион хокуклары кагылгысыз үтәлүенә этәргеч ясар дип ышанабыз. Бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, җаваплы эшегездә яңа уңышлар телибез. Прокуратура органнары хезмәткәрләре 12 гыйнварда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быелгысы аеруча истәлекле – җәмгыять тормышында зур роль уйнаучы мөһим дәүләт структурасына 300 ел тулды. Саба районы прокуратурасы исә үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне – дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне 85 ел дәвамында башкарып килә. Без закон сагында торучыларның хисап чорындагы эшчән