Яшьләрнең байтагы мәктәпне тәмамлау белән гадәттә яхшырак эш эзләп шәһәргә китеп бара. Шул ук вакытта туган ягында калып әти-әниләре үрнәгендә авылда да эшләргә калучылар да яисә махсус белгечлек алып, районыбызга хезмәт итәргә кайтучылар да бар. Алар, калага китмичә дә яшәргә һәм тормышта уңышка ирешергә мөмкин бит, дигән фикердә торучы егетләр һәм кызлар. Әйтик, Төбәк авылы кызы Эльмира Ибәтова, Казан аграр университетында инженер-автомеханик дипломы алганнан соң, хәзерге көндә Мичән бүлекчәсендә инженер булып эшли. Ягъни ир-егетләр өчен дә четерекле саналган белгечлек вазифасына алынган. Югары белем алып авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайткан яшьләргә бер тапкыр 300 мең сум, техникум, колледж тәмамлап кайтучыларга 150 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә (Әгәр яшь белгеч, кимендә өч ел эшләү шарты белән авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашса). Моннан тыш аларның айлык хезмәт хакына бер ел дәвамында 7500 сум да өстәлә. Узган ел хөкүмәт тарафыннан бирелә торган мондый ярдәмне 10 кеше а
Авылның киләчәге – хезмәт сөйгән инициативалы яшьләр кулында
24 декабря 202124 дек 2021
8
1 мин