Татарстанда яшь профессионаллар арасында WorldSkills Russia һөнәри осталык чемпионатының республика этабы төгәлләнде. Ярышлар 257 компетенция буенча республиканың 19 шәһәрендә һәм муниципаль районында уздырылды. Чемпионатта Саба аграр көллияте яшь һөнәрчеләре дә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Әйтик, III курс студенты Ильяс Зарипов “Җиңел автомобильләр ремонты” компентенциясендә Алабугада узган ярышта Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт, Казан көллиятләреннән килгән көндәшләреннән өстен булып 1 нче урынны яулады. Фәнзил Хаҗиәхмәтов (III курс) – Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү”, Михаил Домолазов (II курс) – “Авыр техникага хезмәт күрсәтү”, Илмир Исмәгыйлов (III курс) “Цифрлы игенчелек” компетенцияләрендә 2 нче урыннарны алдылар. Илназ Әсхәдуллин “Кирпеч салу” компетенциясендә Казанда уздырылган чемпионатта 3 нче призлы нәтиҗә күрсәтте. Студентларны чемпионатка әзерләүдә махсус предмет укытучылары Алмаз Әхмәтвәлиев, Илназ Әхмәтвәлиев, Илшат Габдрәхимов, Илфат Сөнгатов, Зиннур Гази
Көллият студентлары яшь профессионаллар арасында WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары
10 декабря 202110 дек 2021
1
1 мин