Татарстанда Министрлар Кабинеты ярдәме белән абортларны комплекслы профилактикалау буенча “Плюс один” федераль программасы гамәлгә ашырыла. Аның координаторы – “Умиление" гаилә, ана һәм баланы яклау үзәге” оешмасы. Әлеге программа кысаларында республикабызның район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә яшьләр өчен “Право выбора” дигән нәфис фильм күрсәтү сеанслары оештырыла. Ул Татарстанда бала хокукларын яклау вәкаләтлесе Ирина Волынец башлангычы белән оештырыла. Узган атнада безнең район үзәгендә дә әлеге кинофильм Сабаның гимназия һәм сәләтле балалар мәктәбе укучылары өчен күрсәтелде. Чарада район хатын-кызлар Советы, район үзәк хастаханәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, дин әһелләре, укытучылар катнашты. “Нәфис фильмны карау, аннан соң фикер алышу, белгечләр чыгышын тыңлау республиканың башка шәһәр-районнарында да оештырылды, мондый чараны сездә дә үткәрәбез. Дөрес, фильм эмоциональ яктан авыр кабул ителергә мөмкин, әмма анда күтәрелгән проблемалар залда утырган бер генә кыз бала