Сабабызның нәкъ үзәгенә яшел чыршы куелуга күңелләрне Яңа ел рухы биләп ала. Быелгы кыш бик көттереп килеп, ак карлары тансыклатса да, бәйрәм хисен сүндерә алмый. Бу көннәрдә Үзәк чыршы куелган мәйданда кызу эш кайный. Елдагыча, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре районыбыз халкы Яңа елны шатланып каршы алсын һәм бәйрәм итсен өчен алдан ук зур әзерлек эше алып бара. Мәйданның матур бизәлеше өчен әлеге коллективның осталыгы да, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Гадәттәгечә, боздан корылмалар, шугалаклар, сәхнәләр төзелеп, мәйданчык боз шәһәрчегенә әйләнәчәк. «Бу көннәрдә коллективның төп көче Яңа елга әзерлеккә юнәлтелгән. Шул ук вакытта төп хезмәтебезгә дә хилафлык китермибез, һәрберсе вакытында башкарыла: чүп түгелә, кар көрәлә һәм башка барлык үзебезгә йөкләнгән эшләр башкарыла. Яңа елга әзерлек чыршы алып кайтып урнаштырудан һәм утлар белән бизәүдән башланды. Бу көннәрдә боздан таулар, сәхнәләр ясау өчен бер бригада елгада боз кисү белән мәшгуль. Икенче бригада боз шакмаклар