ЯҢА ЕЛ МАҖАРАСЫ
(Стереотипы и месть)
Сказка написана лет 20 назад, но сегодня она приобрела большую актуальность, потому что сейчас, как никогда, нужно ломать стереотипы, учиться принимать, не осуждая; прощать тех, кто осознаёт свои ошибки
Ябалаклап кар ява -
Ак болыт күктән ава
Халык кая ашыга?
Зур мәктәпкә, бәйрәмгә!
Бәйрәм кызганнан кыза.
Зур мәктәп күңел ача,
Ялтырый көмеш утлар,
Яңгырый матур җырлар.
Уртада купшы чыршы,
Әзер биюче-җырчы.
Кызык-мызык киенеп
Бала-чага җыелды,
Карсылуга ияреп, -
Кышбабай тиз кил! - диде.
Кара әле, почмакта
Олы киндер капчыкта,
Нәрсә анда, кемгә ул?
Бүләкләрме әллә шул?!
Әйе, шулай. Бүләкләр!
Һәр балага бәйрәмгә
Кышбабайдан, Төньяктан,
Бик ерактан килгәннәр.
Күңел ача олы зал,
Шау-гөр килә олы зал.
уйный-көлә һәр бала
Бәйрәм күңелле бара.
Ут чыгарырдай көйләр,
Чаткылы хәрәкәтләр!
Шып! Туктады. Ни булды?
Саескан пәйда булды.
Почтальон икән Саескан,
Канатына хат салган.
Карыйк әле, ни язган -
Ниләр китергән Саескан:
"Зур мәктәпкә, Уфага
Иң акыллы балага».
Адресаты табылды -
Азат конвертны ачты.
Бу ни гаҗәп, ни гыйллә?
Хат бит урманнан килә.
Ерактан тавыш килә -
Халыкны курку ала:
“Мин дә бүген мәктәпкә
Килеп җитәм бәйрәмгә.
Миңа бүләк әзерме?
Сәлам белән Шүрәле”.
Яши халыкта йола:
Яңа ел кичәсендә
Үпкәләр онытыла,
Гөнаһлар кичерелә.
Таң калды мәктәп халкы...
Билгеле ул, җен холкы:
Безне җәһәт алдатыр,
Һәммә бүләкне алыр.
Нишләргә соң, нишләргә?!
Ничек үзен алдарга?
Әкиятне бозмыйк ла,
Алып керик бүрәнә.
Шүрәле килеп җитте:
Би кәнәгать, шат көлде
Иеп мөгезле башын,
Акайтып олы күзен,
Сузып кәкре бармагын,
Зур залга карап торды.
Хас җендәй боргаланды,
Койрыгын болгап алды,
Бала-чагага таба
Колачын җәеп чапты.
Җен күңеле ихласта:
Җылы залда, рәхәттә
Үткәннәрне оныткан,
Дуслыкка өметләнгән.
Шатланмый тик балалар,
Җеннән шикләнә алар.
Кемнең бүләген алыр,
Кемне коры калдырыр?!
Менә унике сукты,
Бүләкләнү башланды
Азат як-як каранды,
Сәхнә артына керде.
Анда арткы почмакта,
Йомшак, яшел хәтфәдә
сак кына, тыныч кына
Бүрәнә хозурлана.
Эшне сизеп бүрәнә
Үз алдына уйлана:
“Гади бүрәнә идем,
Һичкемгә кирәкмәдем.
Менә ...Затлы бүләк мин
Бик кадерле икән мин”.
Шүрәле шикләнмәде,
Алдауны һич сизмәде.
Бүләгенә бер бакты -
Кинәт авызын ачты.
Килче бире, Шүрәле!
Бүрәнәне күр әле!
Ярыгы сиңа таныш,
Бүрәнә! Синең язмыш!
Шүрәле кул күтәрде.
“Сүз бирегезче, - диде:
Килдем сезгә ерактан
Аргы Кара урманнан.
Үткәннәрне онытып,
Шат килдем, канатланып.
Дуслар көтә дип белдем,
Монда килеп ни күрдем?
Бик авыр сездә хәлләр,
Усалланган кешеләр.
Хаталануым каты -
Вакланган адәм заты”.
Нинди коточкыч заман!
Җеннәрдән адәм яман.
Бәндә һаман үзгәрми,
Үч тота, гафу итми,
Кылганыңа таман ди.
Спасибо за внимание и прочтение.