Сугыш чоры баласы Гөлҗихан Бәкер кызы Бакирова 1932 елның 23 мартында Татар Икшермәсе авылында туган. Бөек Ватан сугышы. Шушы өч сүз артында күпме күз яше, ятим сабыйлар, тол хатыннар, хәсрәтле аналар. Сугыштан кемнәрдер исән-имин килеш әйләнеп кайтты, алар белән бергә гаиләләргә бәхет, киләчәккә өмет кайтты. Ә хәбәрсез югалган, үлеп калган солдатларның гаиләләре?... Алар үзләренең газиз әтиләре, уллары, ирләре турында хәбәр ала алдылармы соң? Җаваплар төрле. Без Икшермә кадет мәктәбе укучылары белән шушы сорауга җавап эзләп Татар Икшермәсендә яшәүче Гөлҗиһан әби Бакирова янына бардык. Ул сугыш чоры баласы, балачактан гарип калган. Гөлҗиһан әби үзенең балачагын еламыйча сөйли алмый. Сугышта хәбәрсез югалган әтисен ул бүген дә көтә. Әтисенең хәбәрен, әтисе белән бергә сугышта булган Нотфулла абый алып кайта. “Әтидән дүрт-биш кенә хат алдык. Ул көннәрдә әти кайткан кебек була иде. Исән калган солдатлар кайта торды, без өметне өзмәдек, әтинең кайтуын көттек. Мин дүрт баладан бер үзем исән