COVID-19дан Башкортстанда 2 миллионнан артык кеше вакциналанган. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте. – Без 2 миллион кешене вакциналау үрен уздык. Әмма безнең алда Башкортстан халкының 80 процентын вакциналау бурычы тора, ә бу – 2 484 667 кеше дигән сүз. Ягъни прививканы тагын 480 меңгә якын кеше ясатырга тиеш. Шул очракта гына без күмәк иммунитетка ирешә алачакбыз, – диде ул. – Без вакцина ясатмаган кешеләр өчен чикләү чаралары күрдек. Бу чараларның уңай нәтиҗә бирүен күрәбез, чөнки кешеләр безне ишетә, үз сәламәтлекләренә һәм тирә-яктагылар сәламәтлегенә җаваплы карый. Гомумән алганда, без республикада коронавируска бәйле хәлне тотрыклы дип бәялибез. Арытаба да билгеләнгән санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү мөһим. Радий Хәбиров 1 декабрьдә вакциналанмаган кешеләр өчен яңа чикләүләр үз көченә керүен искәртте. Хәзер кунакханәләргә COVID-19га каршы вакцина ясату тур