Быелгы кышта синоптиклар карның узган елгыдан күбрәк явачагын фараз итә. Инде киләсе атнада ук капка төпләрен көн саен көрәргә туры килмәгәе. Димәк, коммуналь хуҗалыкларга да эш күп булырга охшап тора. Кар яуса, транспорт чаралары йөри башлаганчы төп урамнарны көрәргә кирәк. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә эшләүчеләр иртә торырга ияләнгән инде. “Техника йөртүчеләр иртәнге сәгать 3тә уянып, 4тә эшкә керешә. Урамнарны чистартуда икешәр автогрейдер, һәм “МТЗ”, бер Т-150” тракторы, бер “Mitsubishi” катнаша. Юл кырыена эттереп кую мөмкинлеге булмаган урамнардан карны полигонга чыгару оештырыла”,– диде директор урынбасары Айрат Шаһвәлиев. Барлык эшләр Саба шәһәр җирлеге Советы карары белән расланган төзекләндерү кагыйдәләре, ГОСТ таләпләре нигезендә башкарыла. Әйтик, урамнар буран туктаганнан соң 9 сәгать эчендә чистартылырга, бозлавык барлыкка килгән урыннарга 4 сәгать эчендә реагент сибелергә тиеш. Таләпләр билгеләнгән срокта үтәлмәгәндә административ җаваплылык каралган. Штраф