27 нче ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбе базасында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышта барлыгы җиде команда көч сынашты: Лесхоз, Килдебәк, Югары Симет, Эзмә, Олы Кибәче мәктәпләре, “Гимназия” һәм “Сабантуй” командалары.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын - "Сабантуй” командасы, 2 нче урын - Югары Симет мәктәбе, 3 нче урын – Эзмә мәктәбе.
Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.