Найти тему
Elvinaiahina

Язмыш бүләге

Язмыш бүләге

Хикәя

Бу турыда мин бик озак уйлаганнан соң гына язарга булдым.

Язмыш – бер карасаң, нинди кыска, җиңел сүз. Ә икенчеләй уйласаң, шундый катлаулы һәм олы мәгьнәле, кеше тормышында бик мөһим. Аның сынаулары һәммәбез өчен зур әһәмияткә ия.

Гөлия белән да шулай килеп чыкты. Кыз туганчы ук, Тәңребез аның язмышын тормышы китабына язып куйган, ахрысы. Билгеле, бу балага нихәтле авыр буласын ходай алдан ук белгән, ләкин барыбер үз бәхете өчен көрәштерергә уйлаган, күрәсең. Сабый бик матур иде. Ап-ак чәчле, күк йөзедәй зәңгәр күзле. Бер карасаң, бу баланы бәхетле тормыш көтәргә тиеш кебек. Ләкин... Кем белә, шулай яхшырактыр. Раббыбыз яраткан бәндәләренә авыр сынаулар әзерли, диләр бит.

Кызганыч, әнисе баласының тормышында катнаша алмый. Гөлия бала чактан ана назыннан мәхрүм, шуңа күрә инде кызга беркем дә тырышмаган күк тырышырга туры килде. Ул бик иртә зурайды – аның бар уйлары гел олыларча килеп чыга иде.

Нәсир күпмедер вакыттан соң кабат йөрәген мәхәббәт учагына салды. Гомер юлдашы итеп сайлаганы Марина исемле иде. Гөлияне үз кызыдай кабул итте. Нәсир аларга карап шатланды гына. Хатын-кыз балага гел “кызым, кызым” дип кенә эндәште. Барысы да җайланган кебек булды, ләкин бала өчен сынаулар бетмәгән икән әле.

Унөч ел бергә яшәгәннән соң, гаиләләрендә ике уртак бала үсеп килгәндә, үги ана кинәт үзгәрде. Хәзер инде үсеп җиткән Гөлияне кыерсытып, тормышын ямьләндерергә теләмичә, баланы еш елата башлады. Кыз хәтта өеннән дә чыгып китте. Әй ходаем, нигә син шундый рәхимсез кайвакытта? Күрмисеңмени соң син? Ничек авыр шулай кыерсытылу! Ул бит нинди уйлар гына уйламый шундый минутларында. Шулай дип тә әйтәсе килә, чөнки чыннан да аныкы кебек хәлләргә күз яшьләрсез карап булмый. Кайсы гөнаһлары өчен ходай аңа шундый сынаулар китергән, дип тә уйлыйм инде хәтта.

Бик күп шулай йөрергә туры килде аңа. Апаларында да, әбисендә дә яшәп алды кыз. Ләкин нишлисең, туган өй – туган өй инде, Гөлия кабат өенә кайтты. Аның бөтен кичерешләрен белүче, хәлләрен сизүче бары тик әбисе генә булды. Кыз күп тапкырлар аңа, күз яшьләрен түгә-түгә, күңелен ачты.

Шулай айлар, еллар үтте. Унсигезенче туган көненә берничә көн калганда, кызга кабат язмыш ачысын татырга туры килде. Үги анасы явызланды. Аңа авыр сүзләр яудыра башлады. Шулай беркөнне Гөлия, укуы буенча практикага барыр алдыннан, бераз йөреп керергә уйлады.

Үзенә генә күңелсез булмасын өчен, апасына шалтыратты. Очрашу урынын билгеләгәч, икесе дә бер үк вакытта килеп җиттеләр. Шулай бергә йөргән арада, Гөлия укуына соңлаганын да сизми калды. Аңлап алгач, кыз ашыгып өенә кайтты. Гөлия олы курку хәлендә иде бу вакытта. Өенә кайткач, аны нәрсә көтәсен сизде кебек. Марина аны ишек кырында сагалап торган, кыз керү белән иңнәреннән эләктереп алып, бар көченә селки башлады. Соңыннан, зәһәр тавыш белән кычкырып, Гөлиягә машинага утырырга кушты. Уку урынына алып килгәч, кызга эшләре бетү белән өйгә кайтырга боерды.

Кичен Гөлия өенә кайткач, Маринаның анда юклыгын күрде. Әзрәк тынычланып, үз бүлмәсенә кереп ятты. Күпмедер вакыт үтү белән, Гөлиягә кинәт салкын булып китте. Ябынган юрганы өстеннән тартылган икән. Кыз әйбәтләп аңына да килергә өлгермәде – Марина аны урыныннан тартып төшереп, күрше бүлмәгә чыгып ятарга кушты. Гөлиягә буйсынудан башка берни калмады, ләкин хатын анда да балага тынычлык бирмәде. Йокларга рөхсәт итәр урынына, Марина Гөлияне тагын баса башлады. Үз-үзен белештермәгән минутында кызга аның гаиләдә артык булуын белгертте. Гөлия елар дәрәҗәгә җитте, әмма барыбер түзде. Иртә белән уйлап тормыйча, иң кирәкле әйберләрен алып, апасына китте. Аны беренче чиратта Марина түгел, үз атасы аптырашта калдырды. Ничек инде ул алай? Үз атаң да сине якламагач... Апаларына кыз күз яшьләренә батып килеп керде.

Шул вакыйгадан соң әтиләре күпме гафу үтенеп кире өенә кайтуын сорасалар да, кыз риза булмады. Ул унсигез яшен дә билгеләп үтәргә теләмәде хәтта, ләкин аның өчен барыбер бәйрәм ясадылар. Кичә иң якыннары белән генә үтте.

Шуннан соң Гөлия кешеләр белән бик аралашмый башлады. Ничектер үз эченә йомылды. Якыннары аның белән күрешергә теләгәндә дә, кыз төрле сәбәп уйлап тапты, яисә “вакыт юк” дип, бар тәкьдимнәрне дә кире какты.

Сеңелесе белергә теләсә дә, барысын да белә алмады. “Нигә качып йөрисең син гел?” дигән соравына бары тик: “Вакытым юк минем. Нигә аңламыйсың?” – дигән җавап кына алды. Мондый кырыс җавап биргәне булмый Гөлиянең. Ул ниндидер салкынга әйләнде. Бу бик гаҗәеп күренеш иде. Моны үзе дә сизде югыйсә, тик үз-үзе белән берни дә эшли алмады. Үзгәрергә, элеккечә тыйнак булырга, йомшак булырга көче җитми шул, җитми. Бәлки ул вакытта аңа янында бер кеше кирәк булгандыр. Хәлен җиңеләйтүче, йомшак сүзе белән юатучы, аның якыннарына кирәк булуын аңлатучы. Нишлисең инде, юк бит, юк. Бәлки шуңа төрле уйлар уйлагандыр. Кешенең күңел дөньясын беркем дә белә алмый...

Вакыт үтә торды. Гөлиянең күңел яралары тулысынча төзәлеп бетмәсә дә, ничектер читкәрәк авышты. Әкрен-әкрен генә кешеләргә дә ачыла башлады кыз. Дуслары тәкьдим иткән күңел ачуларын – төрле кичәләргә барып ял итәргә чакыруларын кире какмый башлады. Күпмедер вакыттан соң, мәхәббәт гөлләре дә тибрәнергә тотынды. Гөлия тормыш юлында яраткан кешесен очратты. Тормыш аны чыныктырды, көчле булырга өйрәтте, авыр минутларда ничек үз-үзең булып калырга икәнен күрсәтте.

Әйе, ул тормышта башкалар күрмәгәнне күрде. Бәхетнең, тормыш яменең бәясен белде. Юлында аңа каршы торучылар да очрады, әле очрар да, бәлки, ләкин кыз аларга бирешмәс. Ул инде барысын да аңлады. Гөлия шундый уйлар уйлап, үзенә көч алырга булды. Һәм алды да, ахрысы. Ничектер күңеле яктырды. Күзләре янды. Йөзеннән яхшы кәеф төшми башлады. Аның күңелендә әйтеп бетермәслек рәхәтлек иде. Тормыш авырлыклары аның өчен юк иде кебек. Шатлыгыннан ул күкнең җиденче катында иде хәзер.

Еллар үтә торды. Ап-ак чәчле, күк йөзедәй зәңгәр күзле бу бәләкәч төз гәүдәле, чибәр генә кызга әйләнде. Яше белән, күңеле дә үзгәрде. Тыныч, тыйнактан тиз әрнүчән, ләкин шул ук вакытта аңлаучанга әйләнде. Дуслары арасында иң якыннары, ышанычлылары гына калды. Калганнары белән, авыр булса да, аралашуын өзде. Якыннарының кайберсе белән дә бик аралашмый башлады.

Гөлия кешеләргә күптән ышанмый. Сөйләшә башлар алдыннан һәммәсен дә читтән генә күпмедер вакыт күзәтә. Аларны белгәч кенә, якынрак китерә. Бер уйласаң, аны да аңларга була. Шушындый яшь булуына карамастан, гомерендә күпме авырлык, күпме нәфрәт кичерде. Кешеләргә ышанып яшәгәндә, аны күпме авыр минутында шул “якыннары” дигәннәренең берсе дә янына килеп юатмады, ярдәм кулын сузмады, шулай да кыз барыбер югалып калмады, курыкмады, бирешмәде. Кешеләрдән ярдәм көтмичә, үзенә генә ышанырга тырышты. Шул тырышлыгы алдагы тормышында Гөлиягә бик булышты да.

Тормышка чыккач, ул инде өйрәнгән иде. Беркемнән берни көтмәде. Үзе ярдәм сорамады. Булышучылар юлында очрады, билгеле. Шунысы бәхет – хәзер ул берүзе түгел иде. Гөлия үзе дә моны белде. Аның кырында гел аны чынлап санлаучылар, яратучылар бар, шуның белән үзен бик бәхетле сизде, чөнки ул кемгәдер кирәк. Аның яшәр мәгьнәсе бар. Якыннары, дуслары һәм, иң мөһиме – аны чынлап сөйгән кеше янында иде.

Күк йөзедәй зәңгәр күзле кыз – тормыш белән күп сыналган, ләкин сыгылмаган. Үги анасының рәнҗетүләренә һәрвакытта олы түземлелек күрсәтү, аның өчен язмышында зур роль уйнады. Әйе, ул чыннан да күңелен әбисеннән башка беркемгә дә ачмады. Аның белән булган хәлләрне, үги анасы белән чыккан ызгышуларын Гөлия беркемгә дә сөйләмәде. Бары тик туган көне иртәсендә генә сеңелесенә хәлләрен сөйләп бирде, ләкин никтер ул сөйләгәнне бик тиз онытты...

Авыр вакытларында бик еш ачуын кабат сеңелесенә чыгара торган булды ул. Сеңелесе аеруча чыдамлы, күрәсең. Туганының бар сүзләренә дә колак салмыйча, аның белән элекечә аралашуын дәвам итте. Билгеле, Гөлия кайвакыт үзе дә сизмәстән, эченнән янып йөргән вакытларда, якыннарына артык авыр сүзләр әйткәләп ташлый иде. Соңыннан бик кайгырды, ләкин эш узган була була иде инде.

Тормыш алга таба барды. Бары яхшыга гына өметләнгән яшь йөрәккә тагын бик авырттыра торган ук кадалды. Кызның кояшлы күген кара болыт каплаган сыман булды. Бар күңеле, бар зиһене белән сөйгән кешесе Гөлиягә аны бүтән яратмавын әйтте. Бу хәбәрне ишеткән минутта кыз үзен кая куярга да белмәде. Аның бик елыйсы килде, ләкин хурлыкка калырга ярамый.

Тик Гөлия үзе белән берни дә эшли алмады. Аның күңеле дә, йөрәге дә аны ишетми, тыңламый сыман. Барысы да аңа каршы кебек. Кинәт күзеннән яшьләр тама башлады. Кыз күпме генә үзен кулга алырга тырышса да, тынычлана алмады. Авыр, бик авыр иде аңа. Дөньяда берүзем калдым, дип тә уйлап куйды, тик алдагы минутта ук андый уйларыннан арынды. Юк, ул берүзе түгел. Аны хөрмәт итүче, яратучы кешеләр бар әле, бар. Шушы уйлар белән тормышын дәвам итте. Бер ел чамасы үткәннән соң, Гөлиянең мәхәббәт хисләре янә кайнар ялкын булып кабынды. Кыз Илшатны очратты. Менә аның үз кешесе... Күптән аны көткән икән бит. Кыз бик бәхетле аның белән. Илшат Гөлияне чыннан да ярата. Кулларында гына йөртә. Ләкин аның бер кимчелеге бар – ул бик көнче. Кызның һәр белгән кешесенә көнчесе килә иде.

Кыз аны яратты, бик яратты, һәм берникадәр вакыттан соң, Илшатны гомер юлдашы итеп сайлады. Ике елдан, тормышларына ямь өстәп, беренче бала – уллары Илдар туды. Аннан соң аларның ике кызлары дөньяга килде. Бу бөтенләй икенче хәл иде. Гөлия үги анасы аркасында күпме күз яшьләре түксә дә, алда аны иң ямьле көннәре көтте. Ходай аны барысы өчен бүләкләде.

Гөлия бик бәхетле иде. Алдагы тормышына бик көчле хыяллар белән яши башлады. Хыялларын хәтта төшендә дә күреп, алар белән бик еш саташырга тотынды. Бигрәк тә бер төше аның күңеленә кереп калды. Чит шәһәрдә олы биналар арасында йөри, имеш. Кинәт, төтенле шәһәр урамнарыннан ул якты, саф һавалы матур аланга килеп чыкты. Аның күңелендә, бүтән беркая да китмичә, шушы аланда гына калу теләге уянды. Шул мизгелдә, арттан кемдер көчле куллары белән күтәреп алды. Гөлия шунда ук башы белән каурый болытларга чумды, ләкин ул болытларда озак назланырга насыйп булмады, уянып китте. Шунда үк кырында утыручы Илшатны күрде. Егет аны битләреннән сыйпый-сыйпый, ниндидер назлы сүзләр дәшә. Тынычландыра иде булса кирәк.

Гөлия аннан нәрсә булганын сорагач, Илшат кызның төшендә башта көлгәнен, аннары кинәт елап җибәргәнен әйтте. Төшендә ниләр күргәнен исенә төшерергә азапланса да, булмады. Ул татлы мизгелләр эреп югалганнар иде, ләкин барыбер хәтерен кабат актарып чыккач, төшен тагын төзеде. Аны нәрсәгә юрарга да белмәде. Янә мәхәббәт утлары кабыныр дисәң, сөйгәненән башка аңа беркем дә кирәкми. Әллә тормышында берәр төрле үзгәреш булыр микән? Төрле уйлар уйлап карады, ләкин соравына җавап таба алмады. Аның чыннан да кабат шул болытларда бер уйларсыз йөзәсе килде. Бер мизгелгә генә булса да, кабат шул төшкә әйләнеп кайтасы килде, әмма бу булмаслык хәл иде. Бер уйласаң, төше чынга ашарлык та түгел инде, ә йөрәккә аны аңлатып буламыни? Юк шул... Хыялларының чыңга ашуларын бик теләде Гөлия. Тик барысына да үз вакыты, күрәсең. Гомерне ашыктырып булмый бит. Кинәт ул Илшатка карап: “Син мине яратасыңмы?” – дип сорады. Әйтерсең лә, хәтта үзенең кемгәдер кадерле булуына, яратылуына ышанмый. Егет, сөйгәненең сүзләрен ишетмәгәнгә салышты. Янына утырып кочып алды да: “Нинди матур бүген көн! Искиткеч! Әйдә соң, йөреп керик, сөеклем?” – диде. Гөлиянең, чынлап әйткәндә, хәзерге минутта беркая да чыгасы килми иде. Ул хәтта торып чәй эчәргә дә иренә иде. Нинди ди анда кая да булса бару! Кызга хәзер бары тик онытыласы килде. Ул үз уйларында яши. Беркемне дә күрми дә, ишетми дә. Егетнең сүзләренә дә колак салмады ул. Аның бу дөньяны үзгәртәсе килде. Шушы икейөзлелектән, көнчелектән. Эх, аның көченнән килсә! Ул барысын да бөтенләй икенче төрле эшләр иде дә...

Бу бары тик чынга ашмаслык хыяллар гына. Ул бернинди әүлия дә, фәрештә дә түгел бит. Бары тик кеше. Гади кеше. Ә бәлкем, бик үк гади дә түгелдер? Ул бик көчле. Чынныккан. Язмышның ачысын да ничәмә ничә мәртәбә татыган инде Гөлия. Бары тик кешеләр генә аны аңламый. Ишетмиләр. Кызга ышанмыйлар. Аны таптап, алдап китәргә генә тырышалар. Нигә син шундый кырыс һәм мәрхәмәтсез, дөнья? Нинди гөнаһлары өчен син бу баланы шушындый хәлдә калдырдың? Күпмегә Эх, үзгәртәсе иде тормышын, үзгәртәсе иде! Тукта, юк. Тормыш башкача барса, аның бар ямен, бар бәясен аңлап буламы соң? Барсын, ничек язган – шулай барсын. Бәлки, шушыдыр ул – язмыш бүләге! Ул бит иң бәхетле! Аның тәхеткә утыртырлык ире, яшәү мәгьнәсе – балалары бар. Әйе, үзе һаман да бала сыман әле, ләкин хәзер инде аңа гаиләсе хакында да уйларга кирәк. Ул – йортның учагын саклаучы. Алга таба да көчле булырга кирәк.

Тормыш үзенекен итә. Башта уку, үз хыялларың дип яшәсәң, хәзер инде – гаилә, балалар дип чабасың. Кайвакытта үзеңә вакыт та җитми. Эшкә киткәндә, күпме планнар корсаң, кайткач, арып авасың. Ял итәргә дә вакытың юк, чөнки хәзер бөтен гаилә бергә җыелыр чак килеп җитә. Өстәл әзерләргә, гаиләңне – кемне укудан, кемне эштән каршы алырга кирәк. Соңнан балаларыңа булышып, кичең тагын үзеңә калмый. Шулай инде ул – тормыш. Якыннарың турында да онытырга ярамый.

Җае чыккан саен авылына – әнисе янына кайта Гөлия. Бик кирәк ул аңа, бик кирәк! Аның киңәшләренә хәзер бик теләп колак салыр иде кыз. Кайвакытта елап, куенына да сарыласы килә, ләкин, аны анда беркем дә елмаеп каршы алмас. Сырланган куллары белән баласын да, оныкларын да кочмас инде. Әнисе якты дөнья белән бәхилләшкәч, кызы күңеленең дә бер өлешен үзе белән алып китте: “Ник ашыктың соң, әнкәй?” – дип бик еш сөйләшә Гөлия аның белән. Беркем дә күрмәсен дип, мендәргә башы белән күмелеп төннәрен елап чыга кыз. Ярый әле Илшат күрми – еш төнгә эшкә чыга. Кайда соң аның күңелен ачар кешесе? Гел әбисе белән апасына гына ачылып булмый бит инде. Аларның да үз тормышлары. Ә бәлки, аңа бар курку- шомнарын иренә сөйләп барыргадыр? Юк! Адәм көлкесе бит бу! Кем инде барысын да иренә сөйли? Болай дәвам итәргә тиеш түгел. Ничек тә булса барысын да хәл итергә кирәк. Ләкин ничек, ничек? Шулай, вакытның тамганын да сизми яшәде Гөлия.

Бөркенне ире эштән ниндидер сәер күтәренке кәефтә кайтты. Ул моның сәбәбен аңламады. Юкса, Илшат бик матур чәчәк бәйләме дә тоткан иде. Елмаеп: “Котлыйм, сөеклем”, – дип Гөлиянең бит очыннан үбеп алды. Аннан аңа кечкенә генә тартмачык сузды. Хәзер дә ул бөтенләй берни дә төшенмәде. Нәрсә соң бу? Ире шашкан инде әллә?

Гөлия бары тик бер сорау гына бирерлек хәлдә иде: “Нәрсә бу?” Ире аңа булышкандай: “Чак кына да бүгенге көннең нинди икәнен исеңә төшермисеңмени?” – диде, һәм сөйгәненең берни аңламаганын күргәч, аңа ярдәмгә килергә булды: “Бүген – без синең белән кавышкан көн, сөеклем. Оныттыңмыни?” Гөлиянең күзләре ут очкыныдай кабынып китте. Чыннан да, аларның гаилә корганнарына бүген төп-төгәл биш ел. Ә ул оныткан! Йә раббым, биш ел! Ничаклы гомер! Шушы вакыт эчендә Илшат аңа бер тапкыр да кул күтәрмәде, бер авыр сүз әйтеп күңелен дә китмәде. Тартмачыкны ачса – алтын алкалар. Нинди матурлар үзләре! Кырлары вак кына кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Гөлия иренә шушындый бүләк өчен бик рәхмәтле иде. Ул чыннан да иң кадерләүче ирләрнең берседер. “Алдагы тормышта да шулай сөеп һәм сөелеп яшәргә насыйп булса иде”, – дип тели ул хәзер бары.

Эльвина ЯХИНА