Рөстәм белән Ясминә өйләнешкәннән соң, Рөстәмнәрдә тора башладылар. Ясминә өчен бу бик читен булды. Икенче авыл, икенче авыл халкы. Үсал кайнана. Кайнатасы мәрхүм икән инде. Өйдә әле тагын Рөстәмнән кечкенә сеңлесе бар. Ул гына бик яратты Ясминә апасын. Койрык кебек артыннан йөри, суга барса Ясминә, Алия аңа иярә. Бөтен дөнья хәлләрен сөйләшәләр. Авыл белән таныштыра акрынлап. Чөнки Ясминә апасы быел аларның класс җитәкчесе дә булачак бит. Ясминә математика укытучысы иде. Рөстәмнәргә килгәч тә, беренче булып эшкә мәктәпкә урнашты. Ә Рөстәме Камазда йөри. Йөкләр ташый.
Җәй сизелми дә үтеп китте. Гел урамда эшләр белән...ул кайнанасын күрмәде дә диярлек. Алия белән икәүләшеп мәш килеп эшләделәр. Алия дә акрынлап кул астына керә барды бит. Менә, көз җитте, укыту вакытлары башланды. Сыйныф җитәкчесе булу да бик зур эш таләп ителә. Авыл гына димә син! Күп вакытта дәфтәрләре дә өйгә тикшерелүгә алып кайтыла. Ире иртән эшкә китә, кичкә генә кайтып керә.
Менә....Сабирага җай табылды, башка авыл кызын әче теле белән бәргәләргә. Ясминә дәшмәде. Аны яклап, Алия әнисенә каршы сүз каткан иде, теге, сабый баланы болгап чыгарып атты икенче бүлмәгә әнкәсе.
- Елан син! Минем баламны үзеңә каратуың җитмәгән, тагын икенче баламны да тартып аласыңмы? Алама! Укытучы булып йөрегән булып маташа бит әтрәк -әләм!
- Әни, Алиянең бер гаебе юк. Ул өйдә наз, җылы күрмәгәнгә дә миңа тартыла инде. Нишләтим соң? Минем белән сөйләшмәскә куштылар диимме? Баланың психикасына кагылабыз бит әни!
- Әни димә миңа! Бары тик үз анаңа әйтерсең.
- Ярар. Кем диим соң алайсам? Нигә сез тавышларны, бер дә Рөстәм өйдә вакытта чыгармыйсыз? Аның алдында яхшы булып күренәсегез килә димәк. Ярар...озак азапламабыз сезне. Берәр атнадан мәктәпнең бер өен бирәләр безгә. Башка чыгарбыз!
- Малаемны тартып алдың! Хәзер алып чыгып китәсеңме?
- Соң мине күрә алмагач, нишлик соң инде. Ике кәҗә башы бер казанга сыймый. Безгә чыгарга кирәк.
- Барыгыз, бар! Рәхәт күрерсез микән! Мине елатып чыгып китеп. Аннары өйдән сыңар кашык та бирмим мин сезгә.
- Без сезне рәнҗетмибез. Ә әйберне әнием бирер әле. Ачтан үлмәбез. Сез үзегез генә бер ялгыз түгел бит, безгә рәнҗеш төшәргә? Яныгызда Алия кала.
Ике атна эчендә, мәктәп өенә күченеп тә куйдылар. Бер өйдә ике гаилә тора икән. Бер якта, икесе дә башка авылдан укытырга килгән укытучылар. Ә бер якта Рөстәм белән Ясминә.
Элекке хуҗалардан йорт яхшы калмаган. Стеналарга яңа баштан обойлар ябыштырдылар. Тәрәзләрдән җил керә. Әле ул вакытта пластик тәрәзләр чыккан гына вакыт. Ясминәнең әнисе Саймә апа, күп итеп акча биреп торды ремонтка. Акрынлап кайтарырсыз әле, борчылмагыз балалар - диде. Башка авылдан булсалар да, машиналары белән килеп, әтисе, әнисе, ике абыйсы, Ясминәләр йортын ялт иттерделәр. Түбәләрен яптылар, койма белән капканы яңадан ясаттылар. Буейсы җирләрен буядылар. Октябрь ае буе мәтәштеләр. Ай ярым дигәндә менә дигән йорт ясап куйдылар.
Өй кирәк яракларын да Саймә апа бирде. Ичмасам иркенләп яшәрләр. Йортлары мәктәп янында гына. Элекке кебек бөтен авыл буйлап төшәсе, аннары укытып, алып талҗып кайтасы, әле кайнанадан тәмле сүзләр дә ишетәсе бар.
Бакчаларын чистарттылар. Көздән, язга чүп - чары калмасын диеп, кисәсе куакларны кисеп, тырмалап, чүпләрне яктылар. Яшелчә утырта торган бакчада җимеш агачлары күп икән. Бик зур матур шомырт та бар, миләше дә. Чия куаклары белән карлыганнар. Ясминә крыжовник утыртасы булыр әле диеп уйлап куйды. Карлыганнары инде кыргыйланганнар, казып алып, сортлысын әниләреннән алып кайтырлар Аллаһ боерса. Менә яшелчә утырта торган җирне кояштан каплап ике алмагач утыра. Ярар, яз көне карарбыз, нишләтергә икәнен. Чөнки кояш төшмәсә, үсмиләр дә бит алар. Ике алмагач арасында, элекке өй хуҗаларыннан гамак та калган. Ясминә утырып атыныйм дигән иде, гамак череп беткән булды, ләпелдәп күтенә утырды. И көлделәр дә инде рәхәтләнеп Рөстәм белән.
- Рөстәм, мин әйтәм кеше авылдан китә, шәһәр диеп үләләр име. Кара инде мондагы рәхәтлекне! Җитмәсә әле барысы да үзеңнеке булса. Мин мәңге ташламас идем авылны. Алыштырмыйм алтынга да, бу авылым таңнарын-диеп җырлый - җырлый мунчага юнәлде Ясминә. Рөстәм, әйдә, мунча суына.
Кыш көне өйләре җылы булды. Алай туңышлы түгел. Су кергән, газ керткәннәр генә. Ясминә көтмәгәндә генә авырга да узып куйды. Әле алып кайтарга уйламыйлар да иде дә бит. Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән. Нишләтәсең инде. Районга барып күренеп кайтты. Ике айлык инде диделәр. Электән күреме гел килә-килми аптыраткач, бәбигә узганым диеп тә уйламады Ясминә. Бәбиләү вакытын октябрь ахырына билгеләделәр. Ярар, Аллаһ Тәгалә биргәч, бик сөенеп кабул итәргә кирәк.
Рөстәмгә бабасы иске машинасын бирде. Үзенә икенчене алды. Кызымны районга азаплап автобусларда йөретмә яме диде. Рөстәм машина йөретә белә иде. Рәхәткә чыктылар. Әйбер кирәк булса да, районга сыптырып барып кайталар. Әниләренә кереп , бәрәңгесен, итен алалар.
Ә менә Сабира апа, өйгә чыкканнан бирле бер барып та карамады өйләрен. Кибеттә күрешсәләр дә, киленен күрмәмешкә салыша иде. Баласы буласын белгәч тә килмәде. Рөстәм генә кереп-кереп чыккалый иде. Алия инде, Ясминә декретка киткәнче, аның янында булды. Аның белән ияреп кайтып, аларда тәмләп чәйләр эчеп, кайтып китә иде. Әнисе рөхсәт бирсә, кунарга да калыр иде. Әле дә, кергәне өчен күт бите каешны ару ашый. Ләкин бу хәлләрне ул Ясминә апасына сөйләми. Беркөнне Ясминә, Алиянең кыеграк утырганын сизеп алды дәрестә. Ләкин Алия сиздермәскә тырыша. Дәрес беткәч, икәүләп, туалетка керделәр.
- Алия, ни булды? Кай төшең авырта?
- Юк авыртмый. Барысы да яхшы Ясминә апа.
- Алия....алдашырга ярамый бит!. Нәрсә булды күрсәт.
Алия арт ягын ачып күрсәтсә, анда кып-кызыл булып, каеш эзләре төшеп калган.
- Безгә килгән өченме?
- Әйе. Ләкин әнигә әйтмәгез. Аннары бикләп тотачак.
- Ярар, әйтми торам. Абыең белән сөйләшәм әле баштан. Ясминәнең йөрәге куырылып куйды, шушы сабыйны күргәч. Эчендәге малае да, белгәндәй селкенеп алды.
Көне буе Алияне кызганып йөреде Ясминә. Укытуы укыту булмады. Ничек инде, йөрәк астында йөреткән җимешеңне шулай итәргә була? Кич кайткач, йокламыйча Рөстәмне көтте ул.
- Нишләп ятмыйсың әнисе?
- Рөстәм, сөйләшәсем бар иде.
- Нәрсә булды әнисе? Кем турында?
- Алия белән әни турында. Алияне каеш белән кыйный икән ул, безгә килгән өчен. Ярый хәлме инде бу?
- Ясминә, син әнине белмисең генә. Әллә ниләр майтарырга булдыра ала ул. Алиягә безгә кермәскә кушарга кирәк.
- Ничек инде? Син бит аның абыйсы! Сөйләш әни белән. Андый хәл булырга тиеш түгел һичшиксез!
- Эх ....Ясминә..сөйләшеп кенә аңга килә торган булса, әтиебез исән булыр иде. Аҗдаһа кебек бит ул. Кермим, сөйләшмим. Аннары каргый башлый. Аның каргышы гына кирәк миңа. Алия сине мәктәптә күрә бит. Шул җиткән.
- Әллә нинди гаилә сез Рөстәм. Әйтеп бетергесез. Бала кызганыч.....
Ясминә ятарга диеп кереп китте. Рөстәм ашап калды. Йокысы йокы булмады Ясминәнең. Ул борчылгач, бала борчыла. Бик кызганды Алияне. Күз алдыннан каеш эзләре китмәде. Тик ул берни эшли алмый иде шул.
Менә язга да чыктылар. Аннары җәй җитте. Бакча эшләре башланды. Трактор табып, арткы бакчаны сукалатып, бәрәңге утырттылар. Тагын Ясминәнең абыйлары булышты инде. Рөстәм түтәлләр ясап бирде. Ясминә үзе яшелчәләрен утыртты. Парник ясап куйдылар абыйлары белән Рөстәм. Анда кәлшәләп, помидор, кыяр утыртылды. Теге ике алмагач арасына, теге хуҗаларныкы төсле гамак асып куйдылар. Ясминә декретка чыккач, шунда тирбәнеп китап укырга ярата иде. Кошлар сайрый. Кояшны алмагачлар каплап тора.
Ә яз көне әйтеп бетермәслек тәмле хуш искә чума бакчалары! Шушы түгелме инде рәхәтлек!
Ясминә бакчада мәш килергә яратты. Өй каршыларына да, бакчага да берсеннән берсе матур чәчкәләр утыртты.
Көз көне уңышларын яхшы гына җыеп алдылар. Көз көз инде. Ясминә бала табарга хәзерләнә башлады. Табиблар куйган вакытка ул тупырдап торган малаен тапты! Рәис диеп исем куштылар. Ясминә белән бала , бала табу йортыннан чыгасы көнне әниләре килде. Тик Сабира апа гына күренмәде. Ясминә һич аңламады аны. Ярар мине яратмасын инде....ә баланың гаебе юк бит. Ул бит аның оныгы.....бер гонаһсыз сабый.
Сабира вакытлар үткән саен да үзгәрмәде. Күпме көтсә дә Ясминә, әнисе килер аларга диеп, килмәде.
Беркөнне , Ясминә үзе тотып китте баласын. Җәй ае иде. Рәискә бер 8 айлар булгандыр. Бусагадан курка -курка гына керде. Каршысына, Алия йөгереп килде.
- Ясминә апам! Ясминә апам килгән әни, Рәис белән.
Сабира апа, кече яктагы, шкаф артында нидер эшли иде, эшләвен дәвам итте.
- Исәнме әни! Хәлләрең ничек? Әни, нишләп син безгә үпкәлисең. Без бер авылда. Кирәк чакта ярдәмгә килергә торабыз. Рәисне күрергә дә килмәдең. Үзең Алияне дә китермисең. Бала бит тартыла безгә, кыйнама аны, киләсе килгәндә җибәр. Миңа да иптәш булыр иде. Рәискә күз колак булып торганда, мин эшләремне эшләр идем. Менә, Рәис улым, Сабира дәү әниеңне дә күрергә мендек.
Сабира апа, акрын гына шкаф артыннан чыгып, кулларын юды.
- Исән әле килен, исән. Ә Алияне җибәрермен. Үзем бала үстергән кеше бит мин. Ничек авыр икәнен беләм. Кая, кулларыма алып сөим әле оныгымны. Иииии анысы...ииии анысы. Тач атасы булган бу. Атасы бәләкәй вакытта шундый иде. Килен, әәәнә теге шкафны ач әле. Анда бер пакет белән әйберләр бар. Ал шуларны. Рәискә диеп алган идем. Ләкин китереп бирергә горурлык комачаулады.
Рәис, әнисенең имиен тартып ятты да, йоклап китте. Ул арада чәй өлгертте кайнанасы. Тәмле әйберләр чыгарды.
- Килен, син бит ак хәлвә яратасың име. Менә әле кичә районнан алып кайттым, белгән шикелле. Әйдә сыйлан. Бездә аны Алиядән башка ашаучы юк, калганын төреп үзеңә күчтәнәч итеп тыгарсың.
- Ярар әни, бик зур рәхмәт сиңа. Чәйләр эчтек, сөйләштек. Хәзер синең чират инде, безнең өйне килеп карап китәргә яме. Ә Алияне барасы килсә җибәр.
-Ясминә апам, миңа хәзер барсам ярыймы? Сездә кунасым килә.
- Әни җибәрсә ярый инде. Ни дисең әни?
- Ярар. Ярый барыгыз. Өс башың пычрак, алмашка киемнәреңне ал да барырсың.
Кайнанасы белән саубуллашып, Рәисне акрын гына коляскага салып, Алия белән Ясминә өйгә ашыктылар. Алар артыннан чыккан күз яшьләрен сөртә сөртә, кул болгап калды Сабира апа.
Сабира апа, бик каты ялгышлык эшләде. Ул хәлвәгә сыек күсе агуы тамызды. Тиз генә, хәлвәне төргәндә. Күп салырга курыкты, исе, тәме килер диеп. Рәисне дә кызганмады. Алияне дә төшерермен диеп уйламаган иде. Ә хәлвәне Алия белән Ясминә сыпыртып куйдылар.
Төнлә икесенең дә эчләре авырта, коса башладылар. Аларны тиз арада районга хастаханәгә озаттылар. Алия хәттә реанимация бүлегенә электе. Аңы юк иде. Ясминә дә авыр хәлдә. Ул көнне алар, гөмбә дә ашаганнар иде. Бер кешенең дә башына хәлвәгә сылтау башына килмәде. Гөмбә белән агуланган дигән фикер чыгардылар. Шулай итеп, Рәисне Ясминәнең әнисе карады. Ул әлбәттә имидән аерылды. Ә Сабира апа, Алиясе янына, килене янына берни булмагандай йөрде. Бары Ясминә генә шикләнде кайнанасыннан.
Исән - сау терелеп чыктылар. Аллаһ Тәгалә бар бит ул. Алмады аларны. Ясминә китсә, Рәис нишләр иде. Алия яшь бала. Яши генә башлаган. Сабираның планнарын берсе дә белмәде. Үлгәнче үзе белән калачак ул.
Вакыт үтә торды. Рәис тә башта балалар бакчасына йөреде. Аннары мәктәп.
Алия мәктәпне тәмамлап, укытучы булырга укырга чыгып китте. Аның да Ясминә апасы кебек буласы килде. Рөстәм соңгы вакытта ерак җирләргә товарлар йөретә башлады. Берәр атна юлда була.
Рәис бик яхшы укыды. Мәктәпне кызыл медальгә тәмамлады. Бик акыллы, уңган малай булып үсте ул, аш кына булып. Ул әнисенең горурлыгы иде. Башта азрак әтисе белән иптәшкә йөреде. Икесе бергә чыгып киткәндә юлга, нинди догаларын белә, барсын да укыды Ясминә.
Менә тагын язлар килде. Быел әллә нәрсә булды Ясминәгә. Бертуктаусыз, шул алмагачлар белән булышты. Һәр елны әйтеп килә инде. Ләкин кисмичә калынп иде. Быел точно кистерәм диде Ясминә! Юньле башлысы юк. Алмалары ачы. Кисеп атыгыз диде. Яшелчәләргә дә алар аркасында кояш төшмәде. Гамакта аунап ятарга вакыты узган иде инде Ясминәнең. Ире белән малае бер көнне ике агачны да кисеп, турап куйдылар. Дружба кисү пычкасы тавышына, күршесе Гүля кергән.
- Ясминә, ни эш майтарасыз? Көне буе эшлиләр бүген.
- Ә ...Гуля исәнме. Менә бакчадагы теге пар алмагачларны кистердем. Инде картайганнар. Аннары бакча сукалаганда трактор белән тамырларын тарттырасы булыр.
- Алмагачларны? Теге пар алмагачларнымы? Ярамый диләр Ясминә. Ай ярамый диләр.
- И Гуля, теләсә нинди ырым - шырымга ышанмыйм да мин.
- Ярар, бәлкем барсы да яхшы булыр!.
Рөстәм белән Рәис кисеп тураклап керделәр алмагачларны әбәт ашарга. Аларга ашарларына бүлде дә, эшләрен карыйм әле диеп, алмагачлар янына чыгып китте Ясминә. Чыгып караса, үз күзләренә үзе ышанмады. Каен суы биргәндә генә агачлар елыйлардыр диеп уйлый иде ул. Ә монда ике төбе дә елап утыра. Әллә нишләп йөрәге жу итеп китте Ясминәнең. Мин кистердем, миңа булсын Раббым гонаһысы диде ул.
Әбәттән соң ял иткәч, чүп чарны түктеләр. Утыннарын, киптерергә куйдылар. Мунчага булса да тыгарлар. Ә икенче көнне бакча сукалаганда, тамырлары белән тартып алып, бакча башларындагы чүпкә илттеләр. Менә ичмасам бакчасы да ялт итеп яктырып куйды. Алмагачларны койма буена, берәр сортовойны утыртырмын әле диеп уйлады Ясминә. Әнә, районда саталар, җаның ни тели.
Рәисне армия сафларына алырга чакыру килде. Ул вакытта Чечняда сугышлар бара иде. Ясминә ут йотты инде. Эләкмәсә ярар иде диеп, һәр көнне догаларын укыды. Ләкин Рәис эләкте шул. Ярты елдан соң малаен алып кайттылар. Ясминә чашар дәрәҗәгә җитте. Хәбәр иткәннән соң, кайтканын көткәнче бөтен чәчләре агарып бетте. Малаен ябык табут белән алып кайттылар. Ачып саубуллаша да алмады, күрми дә калды йөрәк парәсен. Минага очрап шартлаган иде Рәис.
- И улым....улым...бигрәк иртә киттең. Аллаһ Тәгаләм ник мине алмадың. Ник минем малаемны алдың? Ни гаебе бар аның? Яши генә башлады бит ул. Нинди гонаһларым тотты мине Раббым?
Ясминәне уколлар кадап кына тоттылар. Сабира әбисе дә бик елады. Ә әтисе гел күрә алмады. Ул рейста иде. Шулай итеп, Ясминә, бердәнбер малаен озатты...кайтмас җирләргә озатты бит. Бер ялгызы өйдә бик читен икән. Кайнанасы да бер үзе, Ясминә дә. Ләкин Ясминә аны чакырмады үзенә иптәшкә. Теге вакыттагы хәлвә белән булган хәлне ул бик тиз аңлады. Чөнки гөмбәне ире Рөстәме дә ашаган иде. Ә менә хәлвәне, Алия белән икесе ашап бетерделәр. Үтерергә тырышты ул мине дигән уйлары үтте башыннан. Үз уйларыннан каз йоннары чыгып куйды.
Рөстәм рейстан кайткач, матурлап таш ясатып куйдылар, чардуганны урнаштырып куйдылар. Күп еллык чәчкәләр утыртты Ясминә Рәискә.
Менә тагын Рөстәмгә рейска китәргә кирәк. Бу юлы әллә нишләп җибәрәсе килмәде Ясминәнең Рөстәмне.
- Әтисе, әллә бармыйсыңмы соң? Ташла эшеңне. Колхозда эш бетмәгән. Аннары мин бит укытам әле.
- Әнисе кайгырма..күпкә китмим Аллаһ боерса. Бер атнага түз инде. Аннары бер 3 ай ял алам. Арыдым инде.
- Әтисе исән сау кайт! Мин син булмасаң яши алмам бит.
- Кит әле әнисе. Барысы да яхшы булачак.
Рөстәм иртән рейска чыгып китте. Көннәре дә әллә нишләп тора бит әле аның. Бер кар ява, бер яңгыр, бер катыра. Инде исән имин кайтса, бүтән бардыртмам .
Ясминә укыта , ләкин дәрестә дә уйлары улы Рәис янында һәм Рөстәме янында. Ахыргы вакытта бик сулыкты да ул. Кеше дә әйткәли башлады. Бөтен киемен, тарайтып кия башлады. Әйе, менә минем кебек хәлне күрергә дошманыңа да язмасын!
Бер көнне кесә телефоны чылтырады, дәрес бара иде алмады. Ире алып биргән иде. Шуннан сөйләшербез юлда вакытларда диеп.
Тагын аптыратып шалтырата бит. Дәрестән тиз генә чыгып, телефонын алды.
- Алло?
- Сез Хайруллин Рөстәмне беләсезме?
- Әйе. Мин хатыны. Ә ни булды.?
- Мин полиция хезмәткәре. Ирегез вафат. Барганда йоклап киткән. Шундый ук Камазга бәрелгән. Кайтып җитәргә дә күп калмаган югыйсә.
Ясминә үз колагына үзе ышанмады. Ул берни сизми ярсып елап җибәрде. Барлык кабинетлардан укытучылар йөгерешеп чыктылар. Ясминә идәндә бөкрәеп елый иде. Бер ел эчендә ике иң якыныңны югалт әле син! . Нинди йөрәк түзәр микән бу кайгыларга?
Рөстәмне, Рәис янына күмделәр. Алар кырыннан үзенә дә урын алып калды Ясминә. Белмәссең кайчан китәсен.
Кайнанасы, әлбәттә Ясминәне гаепләде. Төшеп талашып интектерде.
Бер төшкәнендә, акырып бетергәч, Ясминә кулына пычак алды да, Сабирага бирде.
- Мине күрә алмыйсың. Әйдә төрт. Минем кул эзләрем кала анда. Курыкма, утыртмаслар. Йөрәгем турына төрт. Ичмасам, анда Рәисем һәм Рөстәмем белән күрешермен. Монда бит мин инде күптәннән яшәмим. Гәүдәм генә йөри. Ник теге вакытта ук хәлвә белән үтермәдең? Белмидер диеп белдеңме? Табибларга гөмбә дигәч, алар ышандылар әлбәттә. Ә Алияң үлгән булса нишләр идең икән? Әни, безнең икебезнең дә балаларыбыз җир куенында. Тормыш ямем юк. Аптыратма мине. Вакыты җиткәч, мин дә алырмын миңа бирелгән җәзаны. Алмагач каргышлары бу. Ләкин ник аларга тидең Раббым!??? Мин бит әйтеп кистердем аларны. Аларның күз яшьләренә ул вакытта игътибар итмәгәнмен. Итсәм дә соң иде. Киселгәннәр иде бит инде.
Парлы агачларны кисәргә ярамый икән. Бигрәк тә алмагачларны.
Ясминә, капка төбендә утырып һәр көнне зират ягыннан Рәисен һәм Рөстәмен көтә иде. Башы ап-ак булган. Кыйшаеп беткән яулыклар. Ябык кына бер гәүдә. Элекке укытучы, матур Ясминә димәссең дә. Менә ул да ала Аллаһ Тәгалә каргышын. Ике кешесен югалтып та, газапланып яши бирә.
Юк!
Юк! Яшәми ул! Ул бары тик гәүдәсен генә йөретә бу дөньяда. Җаны күптән малае белән ире янында. Тик нишләптер Аллаһ Тәгалә алмый гына.....аны.