Җырчы Илназ Сафиуллинның хатыны, блогер Айгөл Хуҗина күкрәкләрен зурайту буенча пластик операция ясаткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. «Миңа көзгедәге сурәтем – бала табып имезгәннән соң күкрәкләрем ошамый башлады. Аларны күтәртергә һәм аз гына зурайтырга кирәк иде», – дип яза блогер ни өчен әлеге адымга баруы турында. Айгөлнең Мәскәүдә һәм Истанбулда операция ясату мөмкинлеге булган. Нәтиҗәдә, ул операцияне Истанбул табибына ышанып тапшырган. «Табиб сайлаганда, икесенең дә «плюсләрен» һәм «минусларын» аерым дәфтәргә язып бардым. Истанбулдагы табиб күңелемә күбрәк ятты», – дигән ул. Чөнки Истанбулда операция ясату бәясенә аэропорттан – кунакханәгә, кунакханәдән клиникага трансфер, 4 тәүлек кунакханәдә яшәү, компрессион кием, анализлар, дарулар, тәрҗемәче хезмәте, анестезия һәм имплантлар кергән. Айгөл клиниканың да үтә дә заманча һәм чиста булуы хакында сөйли. Күкрәкләрен зурайту Айгөлгә 4500 еврога төшкән. Сумнарга күчергәндә бу – 360 мең тирәсе. Сторисларыннан
Илназ Сафиуллинның хатыны күкрәген зурайткан. Операция кайда үткән һәм ничә сумга төшкән?
20 февраля 202320 фев 2023
1
1 мин