Миңгәр авылында яшәп, гыйбрәтле һәм мактаулы хезмәт юлының соңгы 6 елында Росгосстрах Иминият җәмгыятенең Саба филиалында страховой агент булып эшләп лаеклы ялга киткән олуг ветераныбыз НОГМАНОВ РӘФХӘТ НОГМАН УЛЫНЫҢ вафат булуы сәбәпле, хатыны Кифая апаның, улы Фердинандның, кызлары Ләйлә белән Энҗенең, аларның гаиләләренең, оныкларының, якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Аларга бу зур югалтуны кичерерлек ныклык, сабырлык, сәламәтлек, бердәмлек телим. Механизатор, инженер-механик, партия оешмасы секретаре һ.б. бик күп хезмәт урыннарында, яки соңгы елларда үзе яшәгән төбәктә имам-хатыйп вазифасын башкарганда да,гомер буена үзенең намуслы яшәеше, изге эшләре, игелекле хезмәтләре, көчле рухы белән, гаиләсенә генә түгел, хезмәттәшләренә, авылдашларына, райондашларына да үрнәк һәм рухи таяныч була алган Алтын куллы, эшчән, намуслы, тырыш, олы җанлы, якыннарын, тирә-юньдәгеләрнең һәммәсен дә ярата, хөрмәт итә, олылый белгән һәм чын мәгънәсендә олпат ИР-ЕГЕТ булып яшәгән РӘФХӘТ АБЫЕБЫЗНЫҢ я